Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшлим дигән кешегә...

"Барлык мөмкинлекләр бар", - ди район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Раиф Нәкыйп улы ГАФИУЛЛИН.

- Районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр артамы, кимиме?
- Быелның 1 гыйнварена районда 690 эшмәкәр теркәлгән. Бу алдагы елдан берничәгә генә артык.

- Бездә кибет, даруханә генә ача беләләр, диючеләр белән килешәсезме? Райондашлар эшчәнлекнең нинди юнәлешләренә өстенлек бирә?
- Бер чорда, дөрестән дә, районда сәүдә, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр артты, бу ихтыяҗ да иде. Хәзер исә мин мондый бүленеш, мондый фикер белән килешмим. Зур җитештерү объектлары ачмасалар да, эшмәкәрләребез бик күп төрле эшләр белән мәшгуль. Агач, калай, пластиктан бик күп эшләнмәләр ясыйлар һәм, сөенечкә, аларның төре һәм ассортименты арта бара. Шулай ук чәчәк, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү, тортлар-пироглар пешерү, кафелар эшчәнлеге, теплицалар ясау, металлдан коеп эшләнгән әйберләр... - райондашлар да, читләр дә үз иткән юнәлешләр шактыйга җыйнала. Соңгы елларда буш торган биналарны ремонтлап, уңышлы гына эшләп киткән эшмәкәрләребез бар. Әйтик, Кече Лызидагы иске мәктәп бинасында агач эшкәртү, Яңгул хастаханәсендә мебель үрү, Карадуган мебель фабрикасында ишекләр ясау цехлары әнә шундыйлардан. Күптән түгел генә Балтачта мех әйберләр фабрикасында тегү цехы ачылды. Әмма әле районыбызда мондый буш биналар күп, аларның барысында да үз эшен башларга тәвәккәлләүчеләр булса иде. Җыелыш-очрашулар саен район җитәкчеләре дә шуны тәкъдим итә.

- Җитәкчелек белән аңлашу бармы? Эшмәкәрләрнең үзләренә бердәмлек җитәме? Үзара ярдәм итешү дигән әйбер бармы, әллә инде барысы белән дә конкуренция дигәнең идарә итәме?
- Районда эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Җитәкчелек тә үз эшен башлыйм дигән кешегә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Аңлыйлар, киңәшләр бирәләр, республикада бара торган программаларга кушылырга, грантлар отарга ярдәм итәләр. Әле менә быел онлайн кассалар буенча эшмәкәрләребез үзләренең ризасызлык-тәкъдимнәрен Президентка кадәр җиткерә һәм үзләре теләгән нәтиҗәгә ирешә алды. Мин эшмәкәрләр арасында конкуренция зур, бердәмлек юк дип әйтә алмыйм. Дөрес, көндәшлек бар, әмма төрле юллар белән бер-берсенә аяк чалу дигән әйбер юк. Мин менә өч ел инде эшмәкәрләр берлегенә җитәкчелек итәм, мондый бәхәсле бер генә очрак та булганы юк. Киресенчә әле, бер үк юнәлештә эшләүчеләр бер-берсенә ярдәм итә дип беләм.

- Район эшмәкәрләренә нәрсә җитми?
- Миңа калса, кыюлык, теләк, тәвәккәллек. Эш күп, эшләргә генә кирәк. Дөрес, районда үз эшен бик булдырып алып баручылар да күп, бүген берәүнең дә исемен аерым күрсәтеп, кемнәрнедер үпкәләтәсем килми. Бигрәк тә кечкенә авылларда кибетләр ачып, анда яшәүче халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүчеләргә, шулай ук барлык чараларда матди ярдәм күрсәтүче, хәйрия эшләрендә актив катнашучыларга бик рәхмәтле мин. Бәйрәм уңаеннан һәр эшмәкәргә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Эшли дә, эшләрен күрсәтә дә белсеннәр иде дим. Һәм яшьләрне кыюрак булырга, безнең сафларга кушылырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250