Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләнгән эшләрне барлыйбыз (+фото)

Үзара салым акчасына авыл өчен, халык өчен зур эшләр башкарырга мөмкин икәнлегенә Чепья авыл җирлегендә күптән инандылар. Бер сум биреп, өстәмә дүрт сум акча кайтаруга башта ышанып җитмәгәннәргә исбатлау өчен соӊгы елда гына эшләнгән эшләргә күз салу җитә.

Чепья авыл җирлеге.

Арборда Чепья коммуналь хуҗалыгы тарафыннан 154 500 сумга 171 метр зират коймасы алыштырылды, «Балтасидорсервис” оешмасы ике урамга 921 000 сумга асфальт юл салды.

Сырьяда 168 566 сумга футбол, волейбол уйнар өчен спорт мәйданчыгы ясалды, газон чәчелде, футбол капкалары, волейбол сеткасы, атынчыклар куелды. 250 000 сумга бу авылныӊ чишмә янын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Иске Чепья авылында 87 000 сумга Виноградная урамына 150 метр озынлыкта юлга ремонт ясалды, 45 138 сумга балалар мәйданчыгы булдырылды, киләсе елга эшләр төгәлләнәчәк.

Тагашур авылында урам юллары ремонтланды, зиратка инвентарь куярга бина ясалды, узган елгы балалар мәйданчыгына уенчыклар беркетелеп куелды, брусчатка җәелде.

Ә Мельничная авылында 200 000 сумга күлне тирәнәйтеп чистарту эшләре башкарылды. 99 000 сумга балалар мәйданчыгына уенчыклар алынып, җиренә җиткереп беркетелеп куелды. Шулай ук зират коймасына материаллар (баганалар) алынды. Авыл халкы үзе җыелып баганаларын утыртты.

Җирлек үзәге Чепьяда Рабочая һәм Чайникова урамнарына асфальт җәелде. Зират коймасына 44 164 сумлык материал алынды. Авыл халкы бердәм җыелып, алынган төзү материаллары белән зират коймасын яӊадан эшләп куйды.  Авылныӊ 4 урынына су алу өчен гидрантлар урнаштырылды. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 5 данә колонка һәм аларга 100әр метр рукавлар алынды. Яӊа балалар мәйданчыгы ясалып, уенчыклар куелды, коймалап алынды. Экономия акчасына 99 000 сумлык өстәмә уенчыклар алынып, тиешенчә урнаштырылды. Бу балалар мәйданчыгына җәяр өчен брусчатка кайтарылды. Чишмә янын төзекләндерү, чишмәгә төшү юлы эшләнде. 350 000 сумга Арборка елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер эшләнде.

2020 елга үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлау, тәртипкә китерү,  спорт майданчыкларын булдыру һәм аларда башланган эшләрне тәмамлау, зиратларныӊ төзеклеген тәэмин итү, ял итү урыннарын булдыру, тротуарлар салу күздә тотыла. Бу эшләрне башкару өчен тавыш бирү көнендә җирлектә һәр яшәүченеӊ тавыш бирү участокларына килеп, төзекләндерелгән авыл, уӊайлы һәм куркынычсыз мохит өчен тавыш бирүләре сорала.

Норма авыл җирлеге.

Норма авыл җирлеге авыллар саны һәм халыкныӊ күплеге буенча районда иӊ зур җирлекләрнеӊ берсе. Җирлектә җыелган үзара салым акчасын нәкъ менә халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә тиешенчә тоту өлкәсендә күләмле эш алып барыла. 2018 елда халыктан җыелган һәм республикадан өстәмә кайткан акчалар хисабына төрле эшләр башкарылды. Менә шуларныӊ кайберләре:

– Кариле авылында Салих Сәйдәшев урамы асфальт-бетон белән ремонтланды, Һади Такташ урамына вак таш җәелде. Норма авылында Мулланур Вахитов урамы асфальт-бетон һәм Мөхәммәд Садри, Лицей урамнары вак таш җәелеп ремонтланды. Чапшар авылында исә Хәсән Туфан һәм Шамил Усманов урамнарында асфальт-бетон өслеге ремонтланды. Кили авылыныӊ Габдулла Тукай һәм Пүскән авылыныӊ Фатих Кәрим урамнары вак таш җәеп ремонтланды. Бу эшләрне башкару өчен барлыгы 4 миллион сумнан артык акча тотылган.

Янгынга каршы җиһазларны булдыру юнәлешендә Норма, Кариле, Кили һәм Нормабаш авыл урамнарына 8 гидрант һәм өстәмә җиһазлар куелган. Бу өлкәгә  600 меӊ сумга якын финанс тотылган.

Норма авылыныӊ Муса Җәлил урамында балаларга уен мәйданчыгы төзелгән, Кили авылында кешеләргә куркыныч тудыра торган агачларны кисү оештырылган. Кили авылында 200 меӊ сумлык ике урамны тоташтыра торган күпер файдалануга тапшырылган. Нормабаш авылы урамнарыныӊ сакланышын тәэмин итү өчен шлагбаум куелуын да искәртеп китәргә кирәк.

Пүскән авыл халкын эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә проект эшләү өчен 175 меӊ сум финанс чыгымнары тотылган, бу юнәлештә эш әле тагын да дәвам итәчәк. Шулай ук Чапшар авылында спорт мәйданчыгын төзү эшләре алдагы елларда калган акчалар хисабына алып барылачак.

Жирлектә бу елныӊ язында, Норма мәдәният йорты каршындагы мәйданда, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә  ачылган һәйкәлне яӊадан торгызу өчен 750 меӊ сумлык финанс чыгымнары тотылган. Аныӊ әле өстәмә  эшләрен Кариле, Норма эшмәкәрләренеӊ матди ярдәме белән башкарылуын искә алырга кирәк.

Җирлектә әле халыкны борчыган мәсьәләләр күп, күләмле һәм күпкырлы.  Аларны вакытында һәм тиешенчә тормышка ашыру һәркемнеӊ ярдәмен сорый. Бу юнәлештә иӊ беренчел бурыч – җирле референдумга килү һәм үзеӊнеӊ туган авылыӊ, туган ягыӊ өчен битараф булмавыӊны күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев