Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләнгәнгә күңел сөенә

Районыбыз җирлегендә төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программасы тулы куәтенә эшли дисәк, ялгыш булмас. Моның шулай икәнлегенә район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән үткәрелгән әңгәмә янә инандыра.

- Илфат Нуруллович, дәүләт программалары турында күп сөйлибез, һәм әйтергә кирәк, шул программалар нигезендә күп эшлибез дә. Хәзерге вакытта кайларда нинди эшләр башкарыла?

- Күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 2015нче ел планына кертелгән Балтачның Сабиров урамындагы 9нчы, Чепьядагы Рабочая урамының 18нче йортларында эшләр тәмамланды дияргә була. Биредә "Юмарт" ширкәте хезмәткәрләре эшләде. Алар Чепьядагы йортның түбәсен алыштырдылар, фасадларны төзекләндерделәр, җылыттылар, подъездларны ремонтладылар, фатир эчендәге инженерлык системаларын үзгәрттеләр.

- Илфат Нуруллович, соңгы ике елда гына да дәүләт программалары үзләренең әһәмиятле икәнлекләрен тулысынча раслый килә. Никадәр ФАП төзелде, мәктәп-бакча сафка басты. Үзегез үк алар яныннан үткәндә бер горурлык хисе кичерәсездер әле?

---Мин генә түгел, әлеге программаларның үтәлешенә турыдан-туры катнашы булган һәркем ул хисне кичерәдер. Арбор, Куныр мәктәпләрендә ремонт эшләре бара.120 урынга исәпләнгән Чепья балалар бакчасы төзелә. Түнтәр авылында 200 урынга исәпләнгән күпфункцияле клуб салына. Шулай ук Кече Лызи клубына , Чепья үзәк болницасына капиталь ремонт үткәрелде. Җиде авылда ФАП төзелде. Саный китсәң, бик күп эшләнде инде, барысына да күңел сөенә, әлбәттә.

- Капиталь ремонт башланган елларда халыктан ризасызлыклар күп ишетергә туры килде. Ә хәзер ничек?

--- Бу соңгы елларда канәгатьсезлек белдерүчеләр булмады. Моны кешеләр белән алдан-ала очрашып, сөйләшеп, аңлашып, киңәшләшеп эшләү нәтижәседер дип беләм, хәл ителмәслек мәсьәләләргә юлыккан юк. Хәзер халык үзе дә капиталь ремонтның мөһимлегенә төшенде. Аннан соң төзелеш оешмасы хезмәткәрләренең эше дә елдан-ел камилләшә, елдан-ел остара баралар дисәк дә була.

- Узган елларда яшьләр өчен спорт мәйданчыклары ясалган иде. Быел алар өчен ниндирәк эшләр планлаштырыла?

- Бистәнең Чехов урамындагы, Яңгул авылындагы спорт мәйданчыкларында төзелеш эшләре бара. "Факел" яшүсмерләр клубын ремонтлап бетереп тапшырасы бар әле. Аны төзекләндерүне "Стройград" ширкәте отты. Монда иске штукатуркаларны, плиткаларны алыштыргач, линолеумны, тәрәзә яңакларын яңарткач, электрүткәргечләрен үзгәрткәч яшьләр үзләренең спорт һәм күңел ачу урынын танымас та әле. Хәер, бу ремонттан соң яңа бинага тартылучылар, килүчеләр күп булыр дигән өметтә калына.

- Парклар һәм скверлар елы уңаеннан да күркәм эшкә алындыгыз- парк булдыруга йөз тоттыгыз...

- Әйе шул. Эшчән Балтач халкының ял итү урыннарына булган ихтыяҗын аңлап, күреп, парклар булдырырга алындык. Хәзер менә "Сабантуй "мәйданын зур, яшеллеккә күмелгән парк итү максатыннан эшләр башкарыла. Шулай ук Балтач үзәгендәге Ял паркында да эшләр дәвам итә. Программалар нигезендә гамәлгә ашырылган һәрбер эш Балтач халкының яшәү шартларын яхшыртуга, тормыш дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

- Моның шулай икәнлеге күз алдында. Алга таба да халык өчен файдалы эш-гамәлләрегезне борчу-мәшәкать күрми дәвам итүегезне теләп калабыз. Иң мөһиме - программалар яшәсен һәм эшләсен.

Әңгәмәдәш - З.ШАКИРОВА.

Фото: http://fedor-kaybici.tatarstan.ru/file/%D1%81%D0%BA%D0%B2%D0%B5%D1%80.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250