Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләп узган гомер

«Дәрәҗәле урыннарда да эшләмәдек, ләкин кешедән ким яшәмәдек. Үз кечебезгә таянып, тырышлыгыбыз аркасында бәхетле гаилә кордык. Булганына шөкер кылып, үз көнебезне үзебез күреп, гомер кичерәбез!» - диләр Алан авылында яшәүче Мәхтүмә пәм Зариф Галиевлар.

Авыл кешесенең уңганлыгы капка төбеннән күренә. Матур капка койма, төзек каралты-кура, иркен ишегалды, зур йорт, гөл-чәчәккә, көзге муллыкка күмелгән бакча һәм 10лап баш умарта. Сокланып туймаслык! Бу муллыкка алар авыр хезмәт, намус пакьлеге, фидакарьлек аша ирешкәннәр Тормыш юллары җиңел булмаган аларның, иң самими балалык елларын сугыш «урлаган». Зариф абый әтисе сугышка киткәндә ике яшьлек булып калса, Мәхтүмә апага кырык көн до тулмаган була. Шушы авыр, дәһшәтле елларның ачысын, канлы күз яшьләрен күреп үскәнгәме, кече яшьтән үк тормышның кадерен, яшәүнең мәгънәсен белеп гомер кичерәләр. Әллә Аланның такыр урамнарыннан, әллә эш сөючән халкыннан, әллә инде калын урманнарыннан көч-дәрман алалар, яшь җилкенчәк Зариф белән оылукай Мәхтүмәдә туган авылларында үз бәхетләрен хезмәттә табалар. Зариф абый авылда бәрәнчеләрдән булып тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, «Яңа тормыш» колхозында, аннан соң «Алан» совхозы оешкач, туган авылында хезмәт күрсәтә. 11 ел механизатор булып эшләгән Зариф Гали улына амбар мөдире Вазыйфасын ышанып тапшыралар. 1979-1986 нчы елларда өстәмә рәвештә «Балтач районы кино челтәре» оешмасында киномеханик булып эшләп, Алан авылы клубында халыкка кино күрсәтү хезмәтен дә башкара. Яше 40ка таба авышкан булса да, Бөрбашка чыгып, кичке унъеллык мәктәпне дә тәмамлый. Ә Мәхтүмә апа исә җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан бирле, гомере буе фермада терлекчелектә эшли.
Галиевлар үз үрнәкләрендә балаларын да хезмәт сөючән, тырыш, сабыр, булганның кадерен белеп яшәргә өйрәтеп үстергәннәр. 1962нче елның көзендә тергезелгән гаилә учагы җылысында бер-бер артлы 5 бала дөньяга килгән. Зариф абый: «Без үзебез дә биш бала үсгек. мин төпчеге идем. Туган нигезебезне саклап, төпчек улыбыз Гариф, киленебез Гөлнара һәм өч оныгыбыз янәшәсендә гомер кичерәбез. Калган балаларыбыз да эш кешеләре - гади хезмәттә. Һәрберсе тормышта үз юлын тапты, үз һөнәрен булдырды. Кызларыбыз хисапчы, пешекче булса, ә улларым - минем юлны сайладылар - механизатор, балта эшендә дә булдыралар», -ди Зариф ага гаиләсе белән горурланып.
Әйе, халыкта гадилектә бөеклек, дигән алтын сүзләр бар. Бу гыйбарә нәкъ менә Галиевлар хакында әйтелгән кебек. Хезмәт белән тормыш алып барып, гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган әлеге гаилә вәкилләре яшь буынга үрнәк, ә авылның йөз аклыгы булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев