Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләргә, ашарга бар, күңел ачарга юк

Зур Лызиның беренче өлеше ямьле табигать кочагына урнашкан, авылга якын гына елга ага, каршы якта таулар, тауларда агачлар...

Кечкенә авыл Кече Лызи авылына бик якын урнашкан, урта мәктәп тә якында гына. Ерак булмаса да, балаларны бирегә мәктәп автобусы йөртә. Авылда 7 яшькә кадәрге 23 бала, унсигез яшькәчә 43 бала бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулай ук Кече Лызи балалар бакчасына йөри, район үзәгенә йөртүчеләр дә бар. Иң мөһиме, эш урыны бар – ул да булса мөгезле эре терлек фермасы: биредә сыер савалар, бозау үрчетәләр, атлар тоталар. Ферма төзек, чиста, төзелеше-ремонты булып тора. Без килгән көнне терлекчеләрнең, малларны иртәнге якта ашатып-тәрбияләп, берәм-берәм фермадан чыгып килешләре иде. И ашыгалар инде өйләренә, чөнки анда да аларны маллары көтә, нәкъ менә “Сорнай” җәмгыятендә эшләүчеләр 3-4 сыер асрый, сөтне “Ак алтын” сөт пунктына тапшыралар, акчаны чагыштырмача әйбәт түли, диләр. Илнар Васильев, Владимир Ефремов, Евгений Плотников, Иван Кузьмин, Маргарита Сергеева, Вячеслав Мойсеев, Валерий Иванов, Ольга Сергеева, Людмила Димитриева, Виталий Агеев... Сыер малы тотучыларны биредә бик күп санап була. Мал саны күп булгач, көтүлекләре зурдыр дип уйлый күрмәгез, көтү көтәр җирләре юк дисәң дә була, җирлектән сорыйлар, тик әлегә мәсьәлә катлаулы булып кала бирә.

Эш сөйгәнлекләре күренеп тора – авыл таза тормышлы, йортлары нурлы, тәрәз төбендә гөлләр үсә, яшелчә үсентеләре күтәрелеп килә, юл да начар түгел кебек... Көннең салкынлыгы белән юлда асфальт түгеллеге тоелмаган да, фермадан эштән кайтып килүче бер абзый әйткәч кенә күз төште, вак таш җәйгән килеш кенә икән әле ул. Ә авыл кешесе асфальтын да сорый, аның эшенә дә йөгертеп барасы, машинасын да төзек йөртәсе, баласын да тукталышка кадәр тигез юлдан илтәсе килә. «Норма-Лызи» маршуты безнең авыл аша узар иде дә бит, шушы сикертмәләр булмаса , дип аягы белән җиргә тибеп күрсәтә абзый.

– Бу бик күркәм авыл, – ди Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лариса Михайлова.– Биредә халык дус һәм бердәм. Нинди генә эшкә алынсалар да, уйлап, файдалы итеп башкарып чыгалар. Кирәк икән, мәсьәләне район җитәкчелеге каршында да күтәрәләр, республика югарылыгында да хәл итәргә мөмкиннәр. Авылның ике депутаты бар, берсе мал табибы Владимир Филиппов, икенчесе эшмәкәр Сергей Плотников. Владимир белән шәхси хуҗалык малларына прививкалар ясауны һәм төрле дәүләт ярдәмнәре алуны җайлы гына хәл итсәк, Сергей белән авылның финанс ярдәменә бәйле проблемаларын уртага салып сөйләшергә була. Сергей Плотников «Эльви+» оешмасын җитәкли. 2020 елда үз хисабына авылдагы балалар уен мәйданчыгын яктылык белән тәэмин иткән, Кече Лызидагы чишмә тирәсен дә яктырткан.

Авылда ике кибет бар – берсе эшмәкәрнеке, берсе район кулланучылар җәмгыятенеке. Эшмәкәрнең «Тургай» кибете гөрләп эшли, сатуы бара, тик менә райпо кибете генә никтер табышка эшли алмаган, ябылырга мәҗбүр булган, юкса, яңа салынган кибет, искесе янган.

Тамак тук, өс бөтен, тик менә ял итү, күңел ачу өчен урын гына юк. Милли традицияләрне, халык авыз иҗатын, җыр-биюләрен аеруча да нык саклап яшәгән удмурт, рус халкының күңелен рухландырып эшләгән клубны, җимерелү куркынычы бар, дип, япканнар. Тарихы язылган, ишеге ябылган клубның. Мәдәният учагының тарихын биредә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Валентина Железовская язган. Бик кызык, кечкенә авыл клубы тарихы урыннарда барлана микән әле ул? Булса да сирәктер. Авыл халкы күңел ачар, җыелып сөйләшер өчен урын сорый, әлегә авылның юанычы – «Лызинцы» дигән ватсап төркеме.

300 еллык тарихка ия авылда башта марилар яшәгән дип фаразлана, аннан удмуртлар килеп төпләнгән. Авылны Шушма елгасы икегә бүлеп тора. Уң ягы Зур Лызи авылы – 1 өлеш, сул ягы – Зур Лызи -2 өлеш дип йөртелә, монысы Шубан авыл җирлегенә карый. Беренче өлешкә унтугызынчы гасырның беренче яртысында урыслар килеп урнаша. 1760 елда биредә 146 удмурт һәм 8 рус кешесе яшәгән. Яши -яши артканнар, 1908 елда 322 удмурт, 187 урыс яшәве билгеле. Хәзерге вакытта кеше саны кимегән, авылда 269 кеше яши, 70 хуҗалык бар. Районда оешкан рус җәмгыяте рәисе Анастасия Данилова да шушы авылда гомер итә.

– Авылга күчеп килгән берәү Зур Лызи-1 өлешне ташландык авыл диярга ярата. Ә үзе биредә рәхәтләнеп гомер итә, – ди Лариса Михайловна.– Әлеге сүз белән шәхсән үзем һич кенә дә килешмим.Чөнки биредә яшәү өчен уңайлыклар җитәрлек, авыл гаять тә уңайлы җиргә урнашкан – тормыш алып бару өчен елга янәшәдә генә, район үзәге якын, үзәк хастаханә якын, мәктәп, бакча ерак түгел, җирлек юл өстендә генә, юллар асфальт булмаса да төзек, дамбага, югарыдагы җитәкчеләр ярдәме белән, күк төсендәге вак таш җәйделәр, кибете бар, балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән, спорт мәйданчыгы җәен футбол, волейбол уены, кышын хоккей, тимераякта шуу өчен кулланыла. Үзара салым акчаларына ел саен урам юллары карала, быел менә җәйгә чыккач куркыныч тудыручы карт агачларны кистертергә җыенабыз.

Авыл иртән дә, кичен дә рәхәт, йортлар иркен урнашкан, биредә бары ике урам– Голубев һәм Новая урамнары. Язгы каникулның беренче көне булгач, балалар татлы йокыда, әти-әниләре эштә. Эльвира Иванова гына каяндыр кайтып килә:

– Бик уңайлы авыл бу, – ди ул.– Зарланып булмый. Мәктәбе ерак түгел, кибет ачык, машиналар йөреп тора, табигате ямьле. Хезмәт белән көн күргән кеше өчен ялт иткән.

Кече авылдан зур ватанга илткән авылларыбыздан зарланмыйк, хурламыйк, хурланмыйк. Менә бит, күреп торасыз, Зур Лызиның беренче өлешендә генә дә нинди уңган, таяныч булырлык кешеләр яши, зур эшләр башкарыла. Дәвамлы булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Лызи