Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләргә, ашарга бар, күңел ачарга юк (+фоторепортаж)

Зур Лызиның беренче өлеше табигатьнең гаять тә уңайлы урынына урнашкан, авылга якын гына елга ага, каршы якта таулар, тауларда агачлар (еракта булсалар да искиткеч пейзаж биредә).

Кечкенә авыл зур авылга терәлеп үк диярлек урнашка, Кече Лызи урта мәктәбе ерак түгел, ерак булмаса да балаларны бирегә мәктәп автобусы йөртә. Авылда 7 яшькә кадәрге 23 бала, унсигеp яшькәчә 43 бала бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулай ук Кече Лызи балалар бакчасына йөри. Иң мөһиме, авылда сыер фермасы бар, бозаулар да үрчетәләр, атлар да тоталар – авыл кешесенә эш бар. Ферма төзек, чиста, өченче ел капка эшләп куйсалар, күптән түгел атларга янкорма салганнар. Без килгән көнне малларны иртәнге якта ашатып-тәрбияләп, терлекчеләр берәм-берәм фермадан чыкты. И ашыгалар инде өйләренә, чөнки анда да аларны маллары көтә, нәкъ менә “Сорнай” җәмгыятендә эшләүчеләр, 3-4 сыер асрый, сөтне “Ак алтын” сөт пунктына тапшыралар, акчаны чагыштырмача әйбәт түли, диләр. Илнар Васильев, Владимир Евремов, Евгений Плотников, Иван Кузьмин, Маргарита Сергеева, Вячеслав Моисеев, Валерий Иванов, Ольга Сергеева, Людмила Дмитриева, Виталий Алексеев... Сыер малы тотучыларны биредә бик күп санап була. Эш сөйгәнлекләре күренеп тора- авыл таза тормышлы, йортлары балкып тора, тәрәз төпләрендә яшелсә үсентеләре күренә, юл да начар түгел кебек... Көннең салкынлыгы белән юлда асфальт түгелллеге тоелмаган да, фермадан эштән кайтып килүче бер абзый әйткәч кенә күз төште, 2014 елда вак таш җәйгән килеш икән әле ул. Ә авыл кешесе асфальтын да сорый, эшенә дә йөгертеп барасы, машинасын да төзек йөртәсе, баласын да тукталышка кадәр тигез юлдан илтәсе килә аның.

Дәвамы "Хезмәт" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Лызиның беренче өлеш