Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәргә ни җитми?

“Без кайда юк – шунда рәхәт”, – ди халык мәкале. Килешәсездер, бүгенге заманның иң кәттә һөнәр ияләре, кәсепчеләре булган эшмәкәрләрне дә бүген күпләр бик рәхәт яши дип саный.

Гаҗәп тә түгел, карап торышка бит акчалы кешенең авторитеты зур, беркемгә буйсынмыйлар, яхшы машиналарында йөриләр, зиннәтле йортларда яшиләр, чит илгә дә елга берничә тапкыр, кемнәрдер район үзәгенә, Казанга барган кебек кенә «чыгып керәләр»...

Тик моның беренче карашка гына шулай икәнен, тышкы кабык кына булганын, шушы байлыкны тудыру өчен көн-төн тырышырга кирәклеге турында гына күпләребез уйлап та карамый. Көндәлек мең проблема белән бәрелешкәннәрен, аларның һәркайсын мөстәкыйль хәл итәргә кирәклекне, күпсанлы, кайчакта бер-берсенә каршы килә торган кануннар чолганышында эшеңне бер генә тикшерү органы да тел-теш тидермәслек итеп алып барырга... һәм әле тагын бик күпне эшли белергә, күп белгечлекне берләштереп, һәркайсында оста булырга кирәклек турында да уйламыйбыз. Өстәвенә кануннар да үзгәреп тора, таләпләр дә арта, конкурентлык дигәнең дә көннән-көн кискенләшә барып, гел уяу булырга, һаман эзләнергә мәҗбүр итә. Кыскасы, бер чорда барыбыз хәлдән таеп караган “Байлар да елый икән” дигән Мексика сериалындагыча әйтсәк, эшмәкәрләргә дә җиңел түгел, аларда да мең дә бер проблема икән.

Проблемаларның ничә еллар дәвамында “аяк чалып” килгәннәре дә, заман агышында барлыкка килгән яңалары да җитәрлек. Эшмәкәрләр теләгеннән, урыннардагы җитәкчеләр ихтыярыннан тормаганнары да байтак. Әнә шуңа күрә күптән түгел район мәдәният үзәгендә үткән ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советының күчмә утырышында катнашкан ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов та: “Мондый очрашуларга килгәндә без инде күтәрелгән сорауларның яртысына җавап бирә алмаячагыбызны белеп киләбез, чөнки без элекке СССР, хәзерге Рәсәй өчен дә җавап бирергә әзер түгел”, – ди икән, бу инде эшмәкәрлектә бихисап проблемаларның  нәкъ менә элекке союз масштабында булуына бер дәлил. Шунысы мөһим: эшмәкәрләр андый проблемалар белән бергә эш барышында туган, эшчәнлекне яхшыртуга корылган, бик тә актуаль мәсьәләләрне дә күтәрде. Моны башкала вәкилләре дә бәяләп үтте, ачыктан-ачык сөйләшү өчен рәхмәт тә әйтте, актив эшмәкәрләребезне Казанга, мәсьәләләрне тирәнрәк өйрәнү өчен, үзләре белән хезмәттәшлеккә дә чакырды.

Документлар, кредитлар рәсмиләштерүдәге проблемалар, кече һәм урта бизнеска өстәмә ярдәм юллары, микрозайм алуда, лизинг-грант программасында катнашудагы кыенлык-каршылыклар, “Татфондбанк”тагы күңелсез тарихның дәвам итүе (миллионнарны югалткан оешмалардан да шул банкта “эләгеп калган”, ягъни адресатына барып җитмәгән салым акчаларын арбитраж суд аша кабат түләттерүләре), тикшерү һәм күзәтчелек органнарының аноним шалтыратулар буенча да әледән-әле тикшерүләре (мәсәлән, “Нур” супермаркетын 2018 елда шундый шалтырату буенча 10 тапкыр тикшергәннәр), кечкенә авылларга күчмә сәүдә оештырудагы кайбер кыенлыклар, соңгы 8 ел эчендә суга тарифларның – 80, газга бәяләрнең 14 ел эчендә 400 процентка артуы, ә сәүдә системасында ваклап сату өстәмәсенең 20-25 процент булуы нәтиҗәсендә, сатудан кергән акчаның кимүе, икмәк һәм икмәк продуктларын бюджет оешмаларына таратуны аукцион аша оештыру (баксаң, бу гамәлдәге кануннар таләбе икән), җирләрне рәсмиләштерүдә үләт базлары белән килеп чыккан проблемалар... – менә бу көнне очрашуда күтәрелгән проблемаларның бер өлеше. Сораулар, дөрестән дә, күп иде. Бу исә мондый очрашуларның мөһимлеген, даими үткәрүнең дә кирәклеген аңлата.

Киңәшмәдә ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, район башлыгы Рамил Нотфуллин, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Күтәрелгән сорау-проблемаларның бер өлешенә алар шунда ук аңлатма биреп барды. Ә бер өлешенә рәсми вәкилләргә җавап әзерләргә, өйрәнергә, тикшерергә кушылды. “Без очрашуларны плюс (галочка) өчен генә үткәрмибез”, – диде күчмә утырышны оештыручылар. Нәтиҗәләрен көтәргә генә кала.

Фото: баш мөхәррир
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек