Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрлеккә ярдәм җитәрлекме?

Бу хакта Балтач район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе  Фәнис ГАЛИМҖАНОВ фикере...

Бу хакта Балтач район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе  Фәнис ГАЛИМҖАНОВ фикере:

Бүген районда 210 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм 673 шәхси эшмәкәр исәпкә алынган, бу тармакта 3000нән артык кеше эш белән тәэмин ителгән. Район җитәкчелеге кече бизнесны үстерүгә билгеле күләмдә булышлык күрсәтергә, уӊайлы шартлар тудырырга, эшкуарлык климатының җәлеп итүчәнлеген арттырырга тырыша.

Бу юнәлештә район эшмәкәрлек Советы белән хезмәттәшлек итүнеӊ актив формаларын булдырдык. Узган 2017 елда район башлыгы һәм башкарма комитеты катнашында алар белән 5 очрашу уздырылды. Хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, сәүдә нокталарында әле моңарчы гамәлдә булмаган он-лайн касса аппаратларын урнаштыру соравын Президентыбыз каршына куеп, халык саны 1 меңгә кадәр җитмәгән авылларда хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр өчен өч елга кичектерүгә ирешә алдык. Шулай ук район прокуратурасы белән берлектә район үзәгенең Ленин урамында урнашкан сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән, аларга бүленгән җир мәйданнары буенча, аерым киңәшмә үткәрелүе дә үзара аӊлашуга нигез булып тора.

Районыбызның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча 2017-2021 елларга кабул ителгән муниципаль программа эшләп килә. Шуның нигезендә район эшмәкәрләре белән төрле формада укулар оештырыла. Узган елда эшмәкәрләр өчен Казан бизнес-тренерлары бушлай семинар-дәрес үткәрде. Татарстан икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фондының уртак проекты булган бу “Бизнес-десант”ның максаты – урыннарда эшмәкәрләргә төрле ситуацияләрдән чыгу, үз-үзләрен яклау юлларын өйрәтү, интернет челтәрен заманча файдалану буенча мәгълүмат бирү, яңа чаралар белән таныштыру иде.

Шулай ук 2017 елның ноябрендә Татарстан Дәүләт сатып алу комитеты тарафыннын тендерлар үткәрү, конкурсларда катнашу һәм аларныӊ тәртибе буенча 44нче һәм 223нче Федераль Законнар буенча укытулар оештырылды.

Соңгы елларда Татарстанда Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондыныӊ булышлыгы нык сизелә.  Алар 3 төрле юнәлеш буенча ярдәм итәләр:  Лизинг-грант, әзер бизнес-пакетлар (бизнес-план) булдыру һәм өченчесе – микрозаймнар бирү. Микрозаймнарга килгәндә, аныӊ күләме 3 миллион сумга кадәр, ул 3 елга кадәр бирелә һәм кулланган  өчен елга 8 процент алына. 2017 елда Лизинг-грант конкурсы моношәһәрләр өчен генә каралу сәбәпле, район  катнаша алмады. 2016 елда бу конкурста катнашып, безнең 4 оешма-эшмәкәребез 3 миллион 200 меӊ сум акча откан иде.

Микрозайм ярдәме белән 2016-2017 еллар дәвамында 3 эшмәкәр 6 миллион 300 меӊ сум акчадан файдалана алдылар.

Быелгы бу конкурслар  май ае дәвамында булыр дип көтәбез һәм аныӊ аша эшмәкәрләргә, шәхси бизнесын булдырырга, үстерергә теләүчеләргә ныклы ярдәм күрсәтелер, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек