Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрләр очрашты

Бизнес өлкәсендә карталарныӊ әһәмияте, аларныӊ уӊайлылыгы турында Казаннан килгән вәкил – Фәридә Исламова чыгыш ясады.

Балтач мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Киӊәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин хәзерге вакытта авыл хужалыгы өлкәсендә кулланучылар кооперативларына дәуләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм «Агростартап» программасы турында җентекләп аӊлатты. «Россельхозбанк»ныӊ Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Кадрия Латыйпова бүгенге көндә банк тарафыннан эшмәкәрләргә һәм кече бизнес вәкилләренә бирелә торган кредитлар һәм аныӊ өчен кирәкле рәсми белешмәләр турында информация бирде.

Саба салым инспекциясе вәкиле Рамил Нигъмәтуллин бүгенге көндә салымнар өлкәсендәге вәзгыятькә тукталды, тормышчан мисаллар аша эшмәкәрлекнеӊ четерекле якларын яктырты, закон таләпләрен тиешенчә үтәү зарурлыгына басым ясады.

Чүп җыю өлкәсендә эшмәкәрләр тарафыннан килеп чыккан сорауларныӊ күбесе һавада эленеп калды, чөнки региональ оператор вәкиленеӊ бу мәсьәләләрне хәл итәргә вәкаләте юк, шуӊа да район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бу мәсьәлә буенча югары идарә органнары аша эш алып барылачагын белдерде.

Бизнес өлкәсендә карталарныӊ әһәмияте, аларныӊ уӊайлылыгы турында Казаннан килгән вәкил – Фәридә Исламова чыгыш ясады.

Район покуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина үз чыгышында хезмәт турындагы законнар үтәлешенә игътибар итәргә чакырды, бигрәк тә хезмәткә түләү өлкәсендә еш ризасызлыклар булганлыгын искәртеп узды. Бу мәсьәлә һәрвакыт прокуратура күзәтүендә тора, әгәр хезмәт хаклары тиешенчә һәм вакытында түләнсә, без эшмәкәрләргә бу өлкәдә дәгъва белдермибез, диде ул.

Очрашуга нәтиҗә ясаганда, район башлыгы Рамил Нотфуллин эшмәкәрләрне активрак булырга чакырды, аларныӊ сораулары һәм тәкъдимнәре буенча юнәлешле очрашуларны даими үткәрү максатка яраклы булыр, дип белдерде.

 

 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек