Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрләрнең үз советы бар

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә эшмәкәрләр катнашында зур чара үтте.

Биредә безнең районнан "Гранит" җәмгыяте директоры Раиф Гафиуллин, Марат Шәйхетдинов (эшмәкәр), Айдар Хаҗиев (крестьян-фермер хуҗалыгы), Марат Галимҗанов ("Фармат"), Фәнис Шәрипов (эшмәкәр), Фәнис Хөсәенов (эшмәкәр), Эльфир Габдрахманов (крестьян-фермер хуҗалыгы), Фәнис Гайнетдинов ("Ушма"), Илназ Якупов ("Балтач" хәләл индустриаль паркы), Әхмәтхан Гәрәев (крестьян-фермер хуҗалыгы) катнашты.

Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү өчен күп эшләр эшләнә. Актуаль cорауларга җавап табу, проблемаларны хәл итү өчен республикабызда эшмәкәрлек буенча совет төзелде. Әлеге совет эшмәкәрләрнең хөкүмәт органнары белән үзара теләктәшлектә эшләве өчен мәйдан булып тора. Совет белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.
Күптән түгел Казанда узган чарада республикабыз районнарыннан килгән эшмәкәрләр совет җитәкчелеге белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, проблемаларны чишү юлын бергәләп эзләделәр.
Фото: pfo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250