Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эзебез калсын тарихта” дип исемләнгән күркәм нәселләр бәйгесенең чираттагысы Түнтәрдә узды

"Эзебез калсын тарихта" дип исемләнгән күркәм нәселләр бәйгесендә Шәрәфиевлар, Фатыйховлар, Газыймовлар, Нәкыйповлар нәселләре катнашты.

Нәкыйповлар нәселе

Укытучы. Бу сүздә күпме хөрмәт, күпме җылылык, күпме ихтирам. Хәзер сәхнә түренә чыгачак укытучылар нәселенең гомуми педагогик стажы - 520 ел. 4 буыннан торган династиядә 21 педагог. Тәҗрибәләре буыннан-буынга күчә торган әлеге нәселнең биографиясе бер җөмләгә сыя "гомер буе мәктәптә". Алар үзләренең эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә "күз өстендә каш" булырга тырышканнар. Каршы алыгыз Көшкәтбаш авылыннан Нәкыйповлар нәселе.

Шәрәфиевлар нәселе.

Шәрәфиевлар нәселе - Түнтәр авылында үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре белән күпләрне сокландырган, яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, туганлык җепләрен өзмичә саклаучы нәсел. Әлеге нәселдә туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Туган нигездә алар һәрдаим очрашалар, әби-бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны барлыйлар. Әйдәгез, үзләрен сәхнәгә чакырыйк.

Газыймовлар нәселе

Бу нәселне тырыш һәм бердәм нәсел дип әйтү бик урынлы булыр иде. Алар сабырлар, эшкә батырлар. Хезмәткә зур җаваплылык белән караган, үз һәнәрләренең осталары булган, эшчән, кешегә ихтирамлы булулары белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган Газыймовлар нәселе дә бүгенге бәйрәмебезнең кунаклары.

Фатыйховлар нәселе

Хәзер сәхнә түренә чыгачак нәселгә укымышлылык, зыялылык, кешелеклелек сыйфатлары бик борынгыдан салынган. Алар җыр-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк - Фатыйховлар нәселе. Илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар гаилә традицияләрен саклап, туган нигезгә баш иеп, дус һәм бердәм яшәүче нәсел. Алар нәселендәге һәр кеше илгә тугры хезмәт иткән, хезмәте өчен мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Сәхнәдә - Фатыйховлар нәселе.

Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250