Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эзлекле рәвештә эш алып барылса яки куанычымны сезнең белән уртаклашам

Шушы көннәрдә редакциябез адресына җылы эчтәлекле хат алдык. Аны безгә районның күрмәүчеләр оешмасы җитәкчесе Ранил Гыйльванов юллаган.

Көн саен иртән эшкә барганда һәм кичен өйгә кире кайтканда бер фикер куандырып тора. Әле күптән түгел Балтачның СМУ башында жәяү йөрүчеләр өчен бернинди унайлыклар юк иде. Мине дә көн саен җәмәгатем Гүзәлия эшкә китереп куя, ә эштән соң килеп ала торган чаклар бар иде. Хәзер менә күрмәгән килеш, кеше ярдәменнән башка гына үзем эшкә йөри алам, чөнки урамның ике ягында да ялт иткән тротуар җәелгән. 2017 елны Ленин урамының ун ягына, ә 2018 елны сул ягына чын итеп асфальттан тротуар түшәлде. Шуңа күрә ел әйләнәсе аякны чылатмый гына һәм берәр чокырга төшеп егылудан курыкмый йөреп була.

Хәтта үзәктәге “Нур” кибете янындагы калтырап торган агач баскычны да таза тимер баскычка алмаштырдылар. Алай гына да түгел янәшәсендә инвалид коляскасында йөрүчеләр өчен уңайлы итеп пандус ясадылар. Хәзер коляскада утыручылар да кеше ярдәменнән башка мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә ала. Шуңа өстәп әйтергә кирәк, вокзалдан “Новинка” кибетенә бара торган аралыкта өр-яңа күпер төззелде. Болар барысы да үзара салым акчасына эшләнгән эшләр. Димәк, бу система үзенең эшчәнлеген менә шунда күрсәтә  түгелмә соң? Халыктан җыелган һәрбер сумга дәүләт казнасыннан өстәп тагын 4 сум бүленеп бирелә. Шулай итеп 1 сум 5 сумга әйләнә. Моннан да уңайлырак һәм файдалырак тагын нинди система бар соң? Әйтәсе килгән фикерем шул, берүк бу үзара салым системасы үзенең эшчәнлеген туктата күрмәсен, киләчәктә башкарасы эшләр шактый бит әле. Билгеле, кайберәүләр каршы чыгарлар, әле теге урында шул ремонтланмаган, монысын төзисе бар диярләр. Әмма шунысын дөрес аңларга кирәк, бөтен эшне дә берьюлы башкарып бетереп булмый, эзлекле рәвештә эш алып барылса, акрынлап барысы да эшләнер.

Ранил Гыйльванов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев