Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Дуслык таулар күчерә» дип аталган бәйрәм үтте (фото)

Чарада Карадуган, Түнтәр, Нөнәгәр авылы мәктәпләрендәге коррекцион сыйныфларда белем алучы укучылар һәм аларның әниләре катнашты.

Бәйрәм 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Моңа бәйле рәвештә, чараның беренче өлешендә әниләргә матур җырлар җырланды, биюләр биелде, йөрәк түрләреннә чыккан ихлас сүзләр шигырь юлларына салып җиткерелде, уеннар уйналды.

Бәйрәмнең икенче өлеше тагын да кызыграк төс алды: "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында полимер балчыктан әвәләү түгәрәге алып баручы Әдилә Хәмитовна әниләргә мастер-класс уздырды. Бу вакытта балалар да тик тормады - алар аниматорлар белән берлектә күңел ачты. Бәйрәмнең азагында балалар да, әниләр дә тәмле ризыклар белән сыйланды. Әлеге чара чын дуслык бәйрәменә әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"