Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Факел" клубына кондитерлар җыелды (+ бик күп фото)

20 июльдә Тортлар көне билгеләп үтелә. Десерт - ​һәр бәйрәм өстәленең төп бизәге. Аны һәрвакыт көтеп алабыз, ә соңыннан аның тәме һәм бизәлеше турында фикер алышырга яратабыз. Ни өчен дисезме? Чөнки татлы десерт – чын шатлык һәм яхшы кәеф чыганагы. ​

13​ июль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында кондитерлар, ягъни тәм-том пешерүчеләр арасында “Баллы тормыш” исеме астында бик күңелле бәйге үткәрелде. Бәйгедә “Фикердәш”ләр клубы әгъзалары 3 яшь категориясенә (зурлар, яшусмерләр, балалар) бүленеп катнашты, чарада барлыгы 10​ конкурсант үз көчен сынады. Бәйгебезне хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында "Каенлык" банкет залының шеф-повары Фасхеева Альбина Анатолий кызы, 4 разряд кондитер, Норма мәдәният йортында режиссер Шәйхетдинова Лилия Разгил кызы һәм кондитер Закирҗанова Лилия Рифгать кызы бар иде. Бу чарада кондитер һөнәренең җаваплы һәм катлаулы булуына тагын бер кат инандык. Әлеге һөнәрнең төп үзенчәлекләрен, эшнең күп өлеше кулдан башкарылуын, кондитерның кулы йөгерек булырга тиешлеген, шулай ук пөхтәлек, чисталык, сабырлык, чама хисе, тәм һәм ис сизү, фантазия һәм иҗади якын килү кебек сыйфатлар-күнекмәләрнең дә булуы мөһим булуына төшендек. Үзең пешергән тортны матур итеп бизәү, кулланучыга тәкъдим итә белү дә зур әһәмияткә ия.

Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгечә:

Зурлар ​ категорясендә:

1урын – Галиева Зөлфия

2 урын - Хәйруллина Ләйсән

3 урын – Сәләхетдинова Ләйсән

Яшүсмерләр категорясендә:

1урын – Галиева Рузия

2 урын – Хабибуллин Данил

3 урын – Хәйруллин Рамазан

Балалар категорясендә:

1 урын – Гозәерова Ясминә

Конкурстан соң​ Лилия Закирҗанова капкейклар буенча мастер-класс та күрсәтте. Бу мизгелләрдән соң әлеге сый-хөрмәтләрдән авыз итеп, сыйланып таралыштык.

Катнашучыларның барысының да гомерләре торт кебек баллы булсын дигән теләктә калабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев