Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчаларның асты өскә килде

Бу сүзләр Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 17 һәм 19 нчы номерлы йортта яшәүчеләр авызыннан яңгырады.

Ә вәзгыятьнең асылы "Безнең ишек алды" программасы буенча күпфатирлы йор территорияләрен, ишек алларын төзекләндерү эшләрен башкаруга килеп тоташа.

Югарыда атап үтелгән йортта яшәүчеләр әле Сезгә чират җитми дигәч тынычлап йөри идек, тәрәз каршындагы кечкенә генә булса да җир кишәрлекләребезне эшкәртә дә, әз-мәз яшелчәләр дә утырта башлаган идек. Көздән уздырылган җыелышта да бакчалар кирәк, аларны калдырабыз дип килешкән идек. Аннан соң башка җыелыш та булмады. Гомүмән безгә чират җиткәнче, дип тынычлап йөри бирдек.

Көннәрдән бер көнне, халык эштә вакытны килеп коймаларны сүтеп киттеләр, аңышмаган өлкәннәр - безгә яңа койма тоталар икән дип сөенеште. Әммә озак та үтми, трактор белән кереп, бакчаларны ерып, кыоймаларның баганаларын йолкып чыктылар. Ә иң мөһиме бер нинди кисәтүсез, "Кош теле" кадәр генә кәгазьгә дә язып элмәгәннәр ичмасам.

Бүгенгә исә, башта  газон чапкыч белән нәрсә үсә шуны чабалар, аннары мотоблок белән бакчаларны аркылыга сукалап йөриләр. Шунда ук өлкән яшьтәге апа үзенең утырткан әйберләрен кире казып алыга тырыша, дип җан ярсуы белән мөрәҗәгать итте өлкәннәр.

Әлеге йортта яшәүчеләр, безне дөрес аңлагыз, эшләсеннәр, матурласыннар, без каршы түгел, әммә аны алдан кисәтеп була бит, бер кисәтүсез хезмәтебезне юкка чыгардылар, диләр

Дөрестән дә, бәлки килешеп, сөйләшеп эшләгәндә бу аңлашылмаучанлык килеп тә чыкмаган булыр иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор Безнең ишек алды