Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Файдалы буласыбыз килә»

Декабрьнең беренче ункөнлеге елныңелында инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Быел да әлеге чара бик матур башлангыч алды. Чепья, Карадуган, Яңгул мәдәният йортларында 30нчы ноябрь, 1 -2нче декабрь көннәрендә түгәрәк өстәлләр булып узды.


Бәйрәмгә якын-тирә авыллардан һәм 28нче ноябрьдән «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр (рәсемдә) килгән иде. Алар үзара хәл белешеп, бер-берсеннән төрле мәгълүмат ишетеп я гаҗәпләнделәр, я сөенделәр. Рәхәт иде аларны күзәтү. Йөзләре ачык, кәефләре шәп, күңелләре күтәренке иде. Моны мин чараның азагында, алар чәй эчеп, үзләре үк оештырган концертны караганда сиздем. Татар халкының бию кәе яңгырый. Биюче кыз үзе генә башкармады аны, бүтәннәрне дә чакырып, күмәк бию ясады. Шулчак күзем коляскада утыручы ике гүзәлкәйгә төште. Алар әлеге минутта бөтен күңелләре белән шул күбәләктәй биючеләр янында иделәр. Кемнәрдер язмыш тарафыннан кыерсытылганнарны жәлли, ә алар моны үзләре яратмый. Алар да бит гади кеше кебек яши, укый һәм безгә, ягъни сәламәт кешеләргә караганда максатчанракта. Моны сораулар бирер момент җиткәч, күрү буенча инвалид егет тә ассызыклады: «Күзләрем начар күрсә дә, мин үземне кирәксез кеше итеп тоймыйм. Ике югары белемем бар, соңгысы юридик. Аңа карап эш кенә таба алмыйм һәм шул үтенечемне сезгә дә җиткерәсем килә. Без дә бит максатчан кешеләр һәм җәмгыятькә дә файдалы буласыбыз килә», диде ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевка мөрәҗәгать итеп. Әлбәттә, сораулар моның белән генә төгәлләнмәде. Алар берничә булды, мәсәлән: «Шода маршрутының графигын «Хезмәт» битләрендә күреп булмасмы?», «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле оешма, учреждениеләрдә пандуслар булдыру хәл ителмәсме?», «Шашка буенча балаларны өйрәтү өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә тренер булып урнашу мөмкинлеге тудырылмасмы?», «Бушлай алына торган дарулар исемлегендә ник кирәклеләре юк?», «Урын өстендә ятучы кешене группа алу өчен йөртү бик читен. Нишләргә?», «Шифаханәләргә юлламалар ничек бирелә?» һәм башкалар.
Чараларда инвалидлар төрле юнәлештәге мәгълүматлар белән таныша, психологик тренинглар үтә, уеннарда катнаша алды. Ахырдан исә, барысы да район социаль яклау бүлегенә һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективларына олуг рәхмәтләрен җиткерделәр. Киләсе елларда да шундый күңелле чараларның күбрәк булуларын теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев