Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы җәлеп итте

Әфганстандагы интернациональ сугышчы, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.

Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм совет халкының Бөек Җиңүе турында тарихны саклау җәлеп иткән. Бу хакта ул Казанда сайлау участогында тавыш биргән вакытта әйткән.

«Хәрби кеше буларак мине башка илләр дәгъва кылган чикләребезнең какшамас булуы җәлеп итте. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә», — дигән ул.

Полковник әйтүенчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бозып, совет халкы яулаган Җиңүнең әһәмиятен киметеп күрсәтергә тырыша, ә төзәтмәләр нәтиҗәсендә моны беркем дә эшли алмаячак.

«Үз илемнең гражданины һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашуны бурычым дип саныйм, безнең һәм алдагы буыннарның киләчәге шушы төзәтмәләргә бәйле», — дигән Рафаэль Шакирҗанов.

Владимир Васильев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр