Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчы дуслары мәрхүм әтиемнең исемен мәңгеләштерде

Әтием Илшат Романовны хөрмәт итеп, яраткан дуслары, бергә хезмәт иткән әфган кырындагы батыр егетләре килделәр.

Алар үзләренең бергә хезмәт иткән егетләрен онытмыйлар һәм бүтән кешеләр дә онытмасыннар, барлык авыл халкы белсен, горурлансын дип, аның исемен язып капкага элделәр.

Әтием, синең хәрби формаң безнең өчен истәлек, ул түрдәге полкада нәкъ шул медальләрең белән эленеп тора. Аны күрүгә без синең гармун тартып уйнавыңны һәм үзеңнең хезмәт иткән вакытларыңны сөйләүләреңне тагын бер кат күңелдән кичерәбез.

Әтиебезне хөрмәт итеп, исемен мәңгеләштергән хәрби дусларына зур рәхмәт.

Алия Игнатьева (Романова)
Субаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы-интернационалистлар