Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчылар очраша

Әфганстан иленнән соңгы совет солдаты чыкканга 25 ел вакыт узып киткән.

Сугышның башланып китүенә халыкның төрле катлам вәкилләренең фикерләре төрлечә. Советлар Союзы белән дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә нигезләнеп, 1978-1979 елларда Әфганстан хөкүмәте илдә барган революцион үзгәрешләрне һәм тынычлыкны яклау, илнең таркалуын туктату һәм халыкның бәйсезлеген саклап калу өчен дип, Совет хөкүмәтеннән тиз арада сәяси, икътисадый һәм башка төрле ярдәм күрсәтүләрен сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Монда хәрби ярдәм күрсәтү дә күздә тотылган иде. Шушы исәптән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты 1979 елның 27 декабрендә Әфганстанга кертелде. Бу көннән башланган вакыйгалар меңләгән кешенең язмышында онытылмаслык хатирәләр, кара кайгылар һәм кире кайтара алмаслык югалтулар калдырды, чөнки Әфганстанда, игълан ителмәгән булса да, ун елга якын чын сугыш барды.
Безнең райондашлар арасында да күп кенә әфганчы егетләребез төрле хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар. Алар арасында «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнүчеләр дә бар. Менә алар: Илгиз Хәйруллин (мәрхүм), Хәлил Хаҗиев, Рәис Вәлиев, Рөстәм Гарифуллин (һәлак булганнан соң), Рәзил Шәйхетдинов, Тәлгать Гыйльванов (һәлак булганнан соң). Әфганстанга беренче булып киткән якташларыбызны рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Менә алар: Фирдинант Нәфыйков (Кили авылы), Таһир Хөснетдинов (Балтач), Нурылхак Хәбибрахманов (Шубан), Раил Гайнетдинов (Нөнәгәр), Николай Раков (Чепья), Рәфыйк Хәтимов (Бөрбаш Сәрдегәне), Фидаил Гыйльмуллин (Балтач). Бу исемлеккә тагын бик күпләрне кертергә мөмкин. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле әфганчылар, сезне котларга рөхсәт итегез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхетле имин киләчәк, тазалык телим. Һәр туар таңыбыз якты, күгебез аяз булсын. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен онытмыйча, кайгы-хәсрәтсез тормыш кичерүегезне телим. 15 февраль көнне барлык әфганчыларны тормыш иптәшләре белән традицион җыелу урыны булган Балтач хәрби комиссариатында 11 сәгать 30 минутта көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250