Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фидәил Хәйруллин: "Шәһәрне макта, авылда тор!". Килешәсезме?

Арбаш авылы тарихи Себер тракты юлына урнашуы белән дә данлыклы.

Кече авыллар белән танышуыбызны Карадуган авыл җирлегенә керүче Арбаш авылында дәвам иттек. Күпгасырлык тарихны үзендә саклаган авыл безне искиткеч гүзәл табигате, бердәм халкы белән сокландырды.

- Һәр кеше үз туган авылын зурлап, мактап сөйли. Бу табигый хәл. Минем туган авылым Арбаш турында бик күп легендалар йөри, әмма мин шуны ышанып әйтә алам, ул бик борынгы авылларның берсе. Моны авылдан ерак түгел урнашкан 1541 елгы Әүлия кабере дә дәлилли.Әлеге кабер ташындагы язулар районда беренче булып укылганын да әйтеп узарга кирәк. Авылыбыз тарихи Себер тракты юлына урнашуы белән дә данлыклы. Бу чын мәгънәсендә тарихи истәлек дияргә кирәк. Арбаш безнең җирлектәге татар ханлыгының соңгы татар авылы да, – дип таныштырды безне биредә туып, бүгенге көндә күрше Карадуган авылында яшәүче, туган авылының чын ватанпщрвары булган Фидәил Хәйруллин.

Бүгенге көндә Арбашта 126 хуҗалык исәпләнә, биредә 417 кеше яши. Шуларның 88е пенсионер булса, 18 яшькә кадәрге 96 бала бар.

- Авыл халкы нигездә терлекчелек белән көн күрә. Күп кеше фермада эшли, Карадуган авылында шәхси эшмәкәрдә эшләүчеләребез дә, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр дә шактый, –  дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.

Авыл тормышындагы проблемаларны хәл итүдә үзара салым акчасы иң зур ярдәм, диләр биредә. Бүгенге көндә авылның һәр урамына, тыкрыгына вак таш түшәлгән, шул рәвешле юллар проблемасы хәл ителгән. Җирлек башлыгы белдерүенчә, 2021 елда халыктан җыелган һәм республикадан кайткан ярдәм бергә 745 мең сумны тәшкил иткән. 2020 елда салым акчасына мини футбол мәйданчыгы һәм балаларга уен мәйданчыгы эшләнгән, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен гидрант куелган. 2021 елда мини футбол өчен сетка алынган һәм урнаштырылган, зират ягындагы стеналары плитәләр белән ныгытылган. Экономия акчасына  зират капкасын һәм зират өенең тәрәзәсен алыштырганнар. Шулай ук киләсе ел өчен вак таш тупланган. Агымдагы елда төп максатлары – «Мөнәвәрә» чишмәсен төзекләндерү.

Авыл белән танышып йөргән чакта, заманча итеп салынган ике катлы йортларның күплегенә игътибар иттем.  Авыл төзек, матур, әмма буш торган йортлар да бар, алар иясез түгел, диделәр. Андый йортларның кайберләренә җәй айларында авылга кайтып торучылар да бар икән.

«Авылда фельдшер-акушерлык пункты булуы бик сөенечле. Безнең кебек өлкән кешеләр өчен бигрәк тә. Фельдшерыбыз Венера Исмәгыйловага без бик рәхмәтлебез», ди авыл апалары. 2020 елда ачылган яңа ФАПның  авыл халкына игелекле хезмәт итүен җирлек башлыгы да әйтеп узды.

- Үз авылыңда пунк булу дөрестән дә бик уңайлы. Авыру кеше бит ул тәүлекнең төрле вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Форсаттан файдаланып, тагын шунысын әйтәсем килә, пунк ачылган вакытта авыл халкының ярдәмен бик күп тойдык. Территориясен матурлау, тәртипләүдә өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтләремне ирештерәм, – ди Шамил Низамиев.

Авылда кибет булу да бик уңайлы, кызганыч, клублары гына юк. Авыл халкы бердәм, яшьләребез дә авылга тартыла, шунысы куанычлы, диләр. Өмәләр була калса, бердәм булып катнашалар.

- Әле менә яшьләребез ярдәме белән су буенда мунча җиткердек. Биредән ел әйләнәсе кеше өзелми. Туган көннәр, бәйрәмнәрне биредә уздырабыз. Күреп торасыз, Арбашыбызның табигате искиткеч. Элек авылны макта, шәһәрдә тор дигәннәр. Ә мин шәһәрне макта, авылда тор дияр идем. Авыл кешесенең җаны тыныч бит аның, ул туган туфрагында кала. Тормышлары матур дип кызыгып, Америкага китеп була, әмма аннан кайтулары авыр. Авыл җирлегендә бөтен тормыш авыл хуҗылыгы белән бәйле. Ә ул нисбәттән без бик бәхетле. Җитәкчебез Булат Зыятдинов үз кеше. Нинди гозер-мөрәҗәгать булмасын, ул бер вакытта да кире бормый, гел ярдәм итә, – ди Фидәил Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев