Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикердәшләр кабат бәйрәмгә җыелды

"Фикердәш" клубында йөручеләр елдагыча яңа елларга кергәч, искечә яңа елны бик көтеп алалар.

Чөнки бу бәйрәм аеруча бик матур, куңелле уза. Шуңа да "Фикердәш"ләр быел ундуртенче елын 15 нче гыйнвар көнне "Минутка" кафесына җыелып кабаттан очраштылар. Бәйрәм кичәсен Шеңшеңгәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Газизова Гафия искиткеч бай,куңелле программа белән һәр беребезнең куңеллен кутәреп уздырды. Ә инде бәйрәм кичәсен тагында ямьләндереп җибәргән районыбызда танылган җырчыларыбз Инсаф Мәрданов,Рамил Фәйзрахманов һәм Балтач мәдәният йортыннан килеп Рәсим белән Рәйсәнең матур җырлар буләк итеп котлауларын, Фидәил абый Хәйруллиның гармунда төрле көйләр уйнап җырлатуын җылы алкышларга кумде Фикердәшләр.Алар белән бергә җырладык биедек, рәхәтләнеп ял итеп куңел ачтык. Бәйрәм башында "Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмадиева һәр барчабызны бәйрәм белән котлады.

- Фикердәшнең тагында киңәеп баруын, биредә йөручелләрнең республика куләмендә дә куп кенә ирешкән уңышларга ирешуебезгә, гел шулай дус-тату булып аралашып яшәвебезгә зур соклануларын белдереп, изге теләкләрен җиткерде. Берничә сәгать эчендә гөрләп торган бәйрәм кичәсе сизелмичә узып та китте, ул көнне бер беребезне котлап, кыш бабай белән кар кызыдан истәлекле буләкләргә ия булып шатланып, күтәренкелле рухта өйләргә таралдык. Безнең белән һәрчак янәшәбездә ярдәмчел, ачык йөзле, мәрхәмәтле артистларыбыз Инсаф, Рамил, Рәмис, Рәйсә, алып баручыбыз Гафия, бертуган Гөлшат апама,"Минутка" кафесында эшләучеләргә һәм җитәкчесе Рифат Закировка, иганәчелек ярдәм курсәткән Азат Закиров, Илшат Шакиров һәм Илһам Музиповка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Чулпан Габделганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы