Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Фикердәшләр” кабат очрашты (фото)

Һәр елдагыча без "Фикердәш" клубында йөрүчеләр яңа елга кергәч, Искечә Яңа ел бәйрәменә җыелабыз.

Бу бәйрәмне без аеруча бик көтеп алабыз.Быел да 16 нчы гыйнвар көнне Кариле авылында урнашкан "Раил" кафесына җыелдык. Бәйрәм кичәсен район мәдәният йортында эшләүче Раннур Әүхәдиев, танылган яшь җырчы Инсаф Мәрданов һәм Шеңшеңәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизова бик матур күркәм итеп күңелле генә алып бардылар. Узган ел да алар безнең күңелләрне җәлеп итеп бәйрәм кичәсен гөрләтеп уздырганнар иде. Шуңа күрә быел да алар белән бергәләп бәйрәм рухын күтәрәсе килде. Бәйрәм башында иң элек районыбызның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев Яңа еллар белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң бәйрәм җыр-биюлләр, күңелле уенннар белән дәвам итте.

Шушы бәйрәмебезгә тагында ямь өстәп районыбызның танылган җырчысы Фидәил Зарипов матур җырларын бүләк итте. Арабызда безнең җыр-моңга гашыйк егет-кызларыбыз да бар,бу кичәдә алар дусларын бәйрәм белән котлап җыр җыладылар.Салавыч авылыннан килгән Руслан Садретдиновның гармунда уйнап җырлавын бик ошаттык. Саснадан килгән Таһир да бу юлы дусларына җыр әзерләп килгән иде, ул җырлаганда аңа ияреп дуслар да кушылды. Кариленнән эшмәкәр Гөлсем Миннебаева спортчыларга әзерләгән истәлек бүләкләрен егет-кызлар бик куанып кабул иттеләр. Көтеп алган бәйрәм кичәбез бер мизгел эчендә якты,җылы хисләр калдырып узып та китте. Рәхәтләнеп биеп җырлап, уйнап, артистларыбызның матур җырларына моңланып, лотерея билетларына чыккан бүләкләргә куанып, истәлеккә фотоларга төшеп бәйрәм кичәсеннән шатланып өйләргә таралдык.

Безнең өчен вакыт табып бергә чын ихластан бәйрәм кичәсен оештыруда зур ярдәм иткән Раннурга, Инсафка, Гафиягә, бертуган апам Гөлшатка, Гөлсем Миннебаевага, Рамазан Фәрзиевка, җырчы Фидәил Зариповка һәм безгә мул табыннар әзерләгән "Раил"кафесында эшләүчеләргә Фикердәшләр исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Яңа еллар һәрбарчагызга уңышлар,бәхет-шатлык көтелмәгән куанычлар алып килсен.

Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250