Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Фикердәшләр” клубында җылы очрашу, – шагыйрә...

Бу очрашу кичәсе ниндидер онытылмаслык шатлык калдырды...

Җиргә әкрен генә яз якынлаша. Язның килүен көткән күңел, яз исен сизеп алган хисләрдә ниндидер бер шатлык, якты өмет уяна. Ә инде язлар килгән мәлдә шагыйрә белән очрашу аеруча үзе бер рәхәт.16 нчы март көнне "Фикердәш" ләр моны үзләре үк тойды. Район китапханәсендә ул көнне без –  "Фикердәшләр" җыелып, районыбызның танылган шагыйрәсе Ильмира Кузьмина белән очраштык.Ильмира апа Кузьмина күпкырлы талант иясе. Беркем дә бу дөньяда җиңел яшәмидер,әмма язмыш сынауларын сабыр гына кичеп яшәгәннәргә карасаң, алар бер яктан сагыш -моңнарын үз эченә яшереп, шатлык табып яшәргә тырышалар. Ильмира апа да шундый, бөтен сагыш, уй-хисләрен төйнәп,  аларны азмы- күпме шигырь юлларына тезеп, шатлык итеп балкыта.Түгәрәк чәй табыны янында аның белән аралашып сөйләшү, берсеннән - берсе яңа матур язган шигырьләре белән танышып бару, бу очрашу кичәсе, ничектер,  аеруча куңелебездә якты җылылык уятып, бик күңелле барды. Аның иҗат җимешләре безне бик сокландырды,чөнки ул татар телендә һәм рус телендә дә яза.Ике телдә дә иҗат итү өчен зур сәләт кирәк. Күңелендә ташып торган иҗат чишмәсе Ильмира апага яшәргә көч бирә. Беренче чыккан тәүге китабының исеме дә "Җыр яшәргә көч бирә" дип атала. Очрашу кичәсендә без "Фикердәш"ләргә зурлар китапханәсендә эшләүче Роза апа Гарипова яңа китаплар белән дә таныштырып үтте. Яңа китаплар барлыгын игьтибар белән тыңлаган “Фикердәш”ләр бик кызыксынып калдылар. Шагыйрә белән очрашу кичәсе җыр белән дә үрелеп барды. Руслан үзе гармунда уйнап, һәркемне яз бәйрәме белән котлап, җырларын бүләк итте. Аңа кушылып Ләйсән дә,Таһир да матур җырларын башкардылар.Соңыннан Ильмира апа Кузьмина үзе дә бер матур җыр җырлап, изге теләкләрен җиткереп саубуллашты.Бу очрашу кичәсе безгә ниндидер онтылмаслык шатлык калдырды. Әйе, ихлас, ягымлы, эчкерсез, бары бу дөньяда һәркемгә изгелек, яхшылык теләгән, аны шигырьләрендә чагылдырган шагыйрә Ильмира апа Кузьминаны без бик хөрмәт итеп,безне якын итеп килүен яратып, рәхмәтле хисләрдә калдык. 
Шушы очрашуда без "Фикердәш" ләрне,һәрвакыт якты йөз белән каршылап,озатып калган өчен Балтач район үзәк китапханәсендә эшләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу