Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикерләргә колак салалар. Кемнәр?

Утлар, гадәттә, мал караучыларга, фермага эшкә яисә башка эшкә баручыларга җайлы булсын өчен шулай бик иртә кабына

– Норма авыл җирлегендә урам утларын иртәнге 4 сәгатьтә кабызалар, 6 тулгач сүндерәләр, – дип шалтыраталар безгә. – Ә безнең  балалар бакчага һәм  мәктәпкә 6 белән 7 сәгать арасында бара. Бик караңгы, куркыныч, этләр дә очравы бар, урамнардан, тыкрыклардан үткәндә, ни булмас, Алла сакласын. Җирлеккә шалтыраттык,үзгәреш булмады. Иртәнге утларны балаларның мәктәпкә, бакчага барган вакытына җайлаштырып булмас микән?”

Әлеге сорау белән Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Утларны болай  да җирлектә яшәүчеләргә яраклаштырып үзгәртеп торабыз, фикерләргә колак салабыз. Ярый, тагын җайлаштырырбыз”, –  ди җирлек башлыгы.

Утлар, гадәттә, мал караучыларга, фермага эшкә яисә башка эшкә баручыларга җайлы булсын өчен шулай бик иртә кабына.Экономияләү максатыннан, билгеле бер вакытта сүндерәсе дә. Аннан, бөтен кешегә дә кирәк вакытта гына кабызып булмас инде ул утларны. Безгә шалтыратучы абзый, фантазиягез көчле, өстәп язарсыз инде дип ялгыша, мондый очракта хыял белән түгел, фактлар белән эш итәләр. Кариле ягында яшәүчеләрдән сорашкан идек, «бездә ут иртән 5 тә кабына, 6 тулып 15 минутларда сүнә. Кичен 4 белән 5 арасында кабына, 11гә кадәр яна», диделәр.Норма ягында «иртәнге 4 тә кабына, 6 тулганчырак сүнә,   кичен 5 тирәсендә кабына,  11 сәгатькә кадәр балкый», дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев