Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Филиповлар гаиләсе Президент белән бер өстәл артында

Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел хәйриячесе-2015" республика конкурсына йомгак ясалды. 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде.

Биредә безнең районнан да вәкилләр катнашты. «ИСК «Тандем» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Зарифов, "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, "Волонтер" оешмасы кураторы Эльвира Әхмадуллина "Ел хәйриячесе-2015" республика конкурсының төрле номинацияләрендә җиңүче булып танылды.
Чарага шулай ук Зур Лызи авылыннан күп балалы Анна һәм Владимир Филиповлар гаиләсе дә чакырулы иде. Шунысы аерым игътибарга лаек, Филиповлар чарада республика җитәкчелеге белән бер табын артында утырган бердәнбер гаилә булган.
Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250