Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Финанс үзе матур сүз...

Романс җырламаса...

Финанс үзе матур сүз,
Романс җырламаса.
Тик барыбер кызык түгел,
Кулда акчаң булмаса.

Бәхет акчада түгел дип,
Яратсак та сөйләргә,
Бүген шактый акча кирәк,
Тормышыңны көйләргә.

Әгәр бүген эшсез калсаң,
Мөмкинлек челтәр тулы.
Кесәң баер шул чагында,
Эшләсә башың, кулың.

Хәзер бар нәрсә сатыла...
Сатып була үстерсәң.
Иренмичә ел буена,
Тыпыр- тыпыр йөгерсәң.

Син нәрсә сатасың диеп,
Уйларсыз инде хәзер.
Санап китәм барысын да,
Җавабым инде әзер.

Яшь чагында береткалар,
Бәйләп саткалый идем.
Кул эш белсә, иш янына,
Куш булганын да белдем.

Гөлләр сатам бик матурны,
Казлар, тавыклар сатам.
Әле күптән түгел генә,
Иткә китте бер танам.

Әллә ничә ел рәттән,
Саттым бакча җиләге.
Дәүләткә тапшырган сөтнең,
Белмим инде исәбен.

Заманадан калышкан юк,
Челтәрле бизнесым бар.
Сөрткәнем дә, юганым да,
Бары тик Фармасидан.

Кергән, чыккан чыгымнарны,
Юк исәпләп утырган.
Гел барысын да сатмый ла мин,
Бушка да бирәм, туган.

Финанс ул кызык нәрсә,
Җитми дә ул, бетми дә.
Алмагачтан өзелеп төшми,
Я бакчада үсми лә.

Билең бөгеп, тирең сөртеп,
Табасың аны үзең.
Җайлап кына, санап кына,
Сөйлисең акча сүзен

Үзең тапканын җилгә дә,
Бик очырасы килми.
Тиен сумны саклаганын,
Балалар әле белми.

Иң мөһиме исән булыйк,
Эш тә, аш та табылыр.
Эше булгач, ашы булгач
Күңелләр дә кабыныр.

Иң мөһиме сөенә белик,
Сукыр тиен керсә дә.
Мая булып ятсын әле,
Кәчтүмдә, түш кесәдә.

Әз булса да, күп булса да,
Үзебез эшләп табыйк!
Кешенекен тикшермичә,
Үзебезнекен саныйк.

Балаларга да аңлатыйк,
Акча җиңел кермәвен.
Кулы эш белгән кешенең,
Җирдә ачка үлмәвен!

Лилия Гарифуллина,

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь