Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА иҗатыннан

Унҗидедә өйдән чыгып киттек.

Кырык бер сум иде кесәдә.
Әнкәй арттан елап карап калды,
Зурсың инде, балам, дисә дә.
Тулай торак. Станок. Кичке уку.
Әзерләми шәһәр тәхетне.
Үз кулыбыз белән бөртек-бөртек
Төзи-җыя бардык бәхетне.
Шәһәр кырыс авыл баласына.
Тик шулай да аны яуладык.
Кеше арбасына утырмадык.
Үз дигәннән төшеп калмадык.
Тормыш көйле. Барысы да җитә.
Тик авылны күңел сагына.
Кырык бер сум гына табар идем,
Кайт, дисәләр, киткән чагыңа...
Фото: https://vk.com/wall-45259519?offset=840&own=1&z=photo-45259519_357048273%2Falbum-45259519_00%2Frev
Чыганак: https://vk.com/id187860598?w=wall187860598_10537%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250