Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәния Закирова: “Кар көртләренә чумасы көннәр алда икән әле”

«Хезмәт" газетасы журналистларының райондашларыбызга "Сезне нәрсә борчый?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итүләре бик яхшы гамәл дип саныйм.

Газета укучылар әлеге сорауга җавапларны укыганда, минем шикелле "Карале, башкалар да минем кебек икән", дип уйлап куядыр. Мин исә әлеге сорауны биргәннәрен көтеп ятмадым, үземне нәрсә борчый сезгә язып салырга булдым. Башкалар кебек мине дә илләрнең тынычсыз булуы, бүгенге тотрыксызлык борчый. Балалар, оныкларның киләчәге өчен дә бик борчылам, сугышлар гына була күрмәсен дип телим.
Шулай ук инде мең кат язылып, мең кат башларны әйләндергән Норма-Лызи автобусы хакында да бик борчылам. Ул хәзер хастаханә ягына барган чакта үзәктәге тукталышны Нариман урамындагы мунча бинасы янында ясый. Махсус тукталыш булмагач шофер юл кырыена чыгып диярлек туктый. Тиздән бөтен дөньясын кар каплар, махсус машиналар аларны юл кырына эттереп куяр. Автобустан төшкән кеше кар көртенә чумарга тиеш була түгелме? Кем ничектер, мин моны күзаллый алмыйм. Шул тирәдә яшәүче берәр мәрхәмәтлесе генә капка төбен киңрәк итеп көрәп куймаса, кар көртләренә чумасы көннәр алда икән әле.

Фәния Закирова,
Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250