Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәнзиябез үз эшенең остасы

Үз эшенеӊ профессионалы булган һәм барлык балаларныӊ яраткан укытучыларына, аларның иҗади потенциалыныӊ тәрбиячесенә – хореограф Фәнзия Камиловага үземнән һәм барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт хисләре белдерәсем килә.

Фәнзия белән без инде бер генә ел таныш түгел. Ул безнең балаларныӊ иҗади үсешендә мөhим роль уйный. Аның ярдәме белән алар үсеп, уӊышларга ирешә башлады. Балаларга мәхәббәтегезне бүләк иткәнегез өчен, кайгыртучан hәм игътибарлы булганыгыз өчен сезгә чын рәхмәтебезне белдерәсебез килә.

Сезнең күзләрдә яшәү дәрте беркайчан да сүнмәсен, шәхси hәм hөнәри үсешләр, ирешкән уӊышларда тукталып калмыйча алга баруыгызны телибез. Шатланып, куанып яшәгез! Ныклы саулык-сәламәтлек сезгә, тыңлаучан укучылар, иминлек һәм финанс муллыгы. Сезне гомер буе якты хисләр, кызыклы кешеләр, онытылмас тәэсирләр озатып йөрсеннәр. Ышаныч, иман һәм мәхәббәт кулга кул тотынып барсыннар. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз ярдәме сезгә hәрвакыт юлдаш булсын. Сез безнең ярдәмгә дә hәрчак таяна аласыз.

 

Роза Мөбарәкшина,
Ор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты