Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фольклор китабы язган... физик

Югары белемле физика-математика-информатика укытучысы ул. Күп һөнәрле, бер урында тик тормас, гел эзләнүчән, үзен төрле юнәлешләрдә сынап караган, бик кызыклы, милли җанлы шәхес.

Сүзебез Сырья авылында туып-үскән удмурт егете, газетабызның якын дусты Леонид Сапожников турында. Күпләрегезгә таныш булган бу исемне без бүген башка яктан ачарга, аның белән тулырак таныштырырга булдык.

Армия хезмәтен үтеп, Урта Көшкәт мәктәбендә алты ел балаларга белем биргәннән соң туган авылында ачылган мәктәп-бакча комплексында директор булып эшли  ул (әле ул чакта да ике ел элекке мәктәбенә йөреп эшләвен дә дәвам итә). Тик тынгысыз күңеле ниндидер яңалык эзли: 2000 елда, биш гектар җир алып, «Оскон» («Өмет») дигән КФХ оештырып, печән үстереп, сатып, терлекләр асрап, үз эшен башлый. Әмма, кызганычка, иткә бәяләр төшкән, сорау кимегән елларга туры килә ул. 2002 елда бөтен Казанны әйләнеп чыгып, ит кирәк урын тапмый да бу эштән кул селти (шулай да 2008 елга кадәр «тарта» әле үзе). Өмет дигәнең бәлки сүнеп тә бетмәс иде, әмма «мәктәптән китсә дә бер аягы шунда калган» (үзе шулай ди – татарчаны аз-маз гына беләм дисә дә, әнә шулай, халык әйтемнәрен дә әйбәт куллана ул ) егет бу эшнең үзенеке түгеллеген аңлый. 2016 елга кадәр мәктәптә удмурт балаларына татар теле дәресләре укыта Леонид. «Балалар шулкадәр яратып өйрәнде ул елларда татарчаны. Беренче чыккан китаплар да бик уңышлы иде. Соңрак «таяк»ны катырак бөгеп җибәрделәр»... – ди ул.

Районда «Кенеш» удмурт җәмгыяте 1992 елда оеша. 1997 елга кадәр әлеге оешма белән элекке хезмәттәшебез – «Азьлане» газетасы редакторы Александр Кунаев җитәкчелек итә. Шул елларда Саша абый газетада район удмуртларына мөрәҗәгать бастыра: милли җәүһәрләребезне туплыйсы иде, ди. Егермеләп өлкән яшьтәге кеше үзләре белгән җырлар, гореф-гадәтләр турында редакциягә язып җибәрә. Билгеле, ул чактагы газетаның актив хәбәрчесе Леонид та читтә калмый: шушы темага бик күпләрне уйландырырлык зур мәкалә яза. «Әйдәгез, тупланган байлыкны китап итеп эшлик. Киләсе буыннарга да барып җитәрлек булсын»,– ди ул. Әлеге язмадан соң озак та үтми аны «Кенеш»ка җитәкче итеп сайлыйлар. Ике елдан бу җәмгыятьне автономия итеп үзгәртеп, республика күләмендә рәсми теркәтүгә ирешәләр. 20 ел җитәкли бу оешманы тынгысыз Леонид Дмитриевич. Дини йолаларны торгызу, буыннар арасында бәйләнешне ныгыту юнәлешендә күп эшләнә. «Гырон быдтон» бәйрәменең бүген республикада популярлашуында да аның өлеше бәхәссез. 8 ел рәттән районда үткәреп, елдан-ел күбрәк кунаклар катнашында оештырып, башкаларга зур үрнәк күрсәтәләр. Һәр районда чираттан үткәрелә башлавына да ирешәләр.

Фольклор китабын эшлик дип мөрәҗәгать итеп кенә калмый, үзе җиң сызганып тотына Леонид. 1997 елдан 2019 елга кадәр зур хезмәт куя. Шушма удмуртлары фольклорына, этнография, гореф-гадәтләренә багышланган, Балтач, Мари-Төрек, Малмыж, Кукмара районындагы Лельвиж авылы – бөтенесе кырыктан артык удмурт авылының мәдәни-милли мирасын туплаган бик бай мәгълүматлы, 900гә якын фото (арада бер гасыр элек төшелгән бик кыйммәткә ияләре дә бар) белән бизәлгән, 752 битле китап дөнья күрә. Дөрес, әлегә ун данәдә генә. Инде Балтачта, Ижевскида тәкъдим итү кичәләре дә үткәргәннәр. Һәркайда китапка югары бәя бирелгән. Ижевскида этнография галимнәре бу китап кыйммәте ягыннан дәүләт премиясенә лаек булырлык дип сөендерә. Леонид күптөрле конкурсларда катнашып, ике грант – ТР Мәгариф министрлыгы оештырганында 250 мең сум, Финляндиядә (!) үткәрелгәнендә 4 мең евро отуга ирешкән. Әлеге грант акчаларына 12 мең данәдә әлеге китапның ике аудио, ике видеоязмаларын эшләткән. Китап 3 мең данә тиражда басылса, һәр китапка аудио-видео язмалар да өстәләчәк. Кызганычка, әлегә китапны бастыруда авырлыклар бар. Телевидение чакырып, удмурт фольклорына багышланган ике фильм төшертүгә дә ирешә ул.

Соңгы елларда Леонид Сапожников туган авылында клуб мөдире булып эшли. Бу өлкәдә дә күптән үз кеше инде ул. Авылның фольклор ансамбле белән күпме конкурсларда катнашып, призлы урыннар алынган. Төгәл фәннәр укытучысына милли хәзинәләргә, туган телгә шушы кадәр мәхәббәт каян килгән дип, чын-чыннан гаҗәпләнә торган. Ә ул аптырамый: аның җаны удмурт теленә генә түгел, татар теленең дә югала баруына борчыла. Үз телләре турында сөйләгәндә ул һәрвакыт сезнең татар теле дә шулай бит дип куя. «Безнең Сырья авылы гомер-гомергә иң чиста телле удмурт авылы булып саналды. Соңгы елларда мари киленнәр күп килде. Алар бит инде безнең телне белми, шуңа гаиләдә русча сөйләшүчеләр күренә башлады. Балалары да русча сөйләште. Балалар бакчасына да удмурт телен мәктәптә укымаган тәрбиячеләр килде. Менә шулай итеп бездә дә хәзер удмурт теле кухня теленә әйләнеп бара. Элек мәктәпләрдә удмурт теле күп укытылды. Аның файдасы күп булды. Хәзерге кебек атнасына бер-ике сәгать белән генә балаларда туган телгә мәхәббәт уятып булмый», – дип борчыла ул.

Леонидның әле тагын бер әйбергә җаны авырта: күпме артыннан йөреп, Татарстан, Удмуртия Президентларына хатлар язып та, районыбыз, тирә-күрше район удмуртларына туган телләрендә телетапшыру карауны оештырып булмады, дип уфтана ул. «Цифрлы телевидение килде дип куанабыз инде. Әмма шундагы 1000 программа арасында бер генә булса да удмурт телле тапшыру юк. Бәлки туган телләр елында берәр үзгәреш булыр?» – дип өметләнә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сырья авылы удмурт егете милли җанлы шәхес