Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Франциядән безгә язалар

Франциядән татар җәмәгатьчелеге вәкиле Әлфия Айзатова яза. Ул Бөтендөнья яшьләр форумында катнашып, делегатлар составында Балтачыбызга килгән иде...

Франциядән татар җәмәгатьчелеге вәкиле Әлфия Айзатова яза. Ул Бөтендөнья яшьләр форумында катнашып, делегатлар составында Балтачыбызга килгән иде:

– “Балтач – онытылмаслык!!! Күрәсең, ул Татарстанда алдынгы районнарның берсе. Биредә яшәүчеләрнең туган җирләрен ташламыйча, шушында ук хыялларын тормышка ашыра алуларын тану бик күңелле. Үсеп килүче буын – шуның нәтиҗәсе. Безнең Парижда да сездәге кебек тәмле, хәләл ризыклар булса иде. Гаҗәп, сездә юкә агачыннан ясалган әйберләргә кадәр арзан, без ияләшкән бәя түгел. Чардуганнар да күпкә матур бизәкле. Талантлы укытучыларны гына күр әле, үзләре үк артист бит! Чын күңелдән әзерләнгән табыннар! Балаларның мәктәпләрдә төрле яклап үсеш алуы, сәләтләрен ныгытуы! Күз алдында бит, үзләре теккән киемнәрдән ничек итагатьле итеп мода күрсәттеләр, хәтта публиканы да уяттылар, кунаклар вальс әйләнә башлады. Күпме күбрәк язам, хатирәләр шулкадәр яңара гына бара. Балтач үзәк мәчете һәм Бөрбаштагы малайлар пансионаты турында аерым язарлык. Балтачка яңадан әйләнеп кайтыр идек!”

Фото: социаль челтәрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы