Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Абдрахманов : “Тырышлыгыбыз юкка китмәде”

Норма һәм Кариле авылларында авыл Советлары 1918 елның ахырында оеша. 1931 елда кечкенә авыл Советларын эреләндерү башлана.

Шуның нигезендә Кариле һәм Норма авыл Советлары берләшеп, үзәге итеп Норма авылы билгеләнә. Сугыш алды елларында Лотфулла Мөҗипов, сугышның беренче елларында Әхмәтҗан Сәйфуллин җитәкчелек итә. Соңрак рәис булып Гыйләҗетдин Исмәгыйлев, Фәриха Фатыйхова, Рәбига Дәминова эшли. 1946 елдан соң Әсхәт Гатауллин, Шаһислам Мәрдәнов, Гөлсем Ризванова, Зәлира Әхкямова, Мөслимә Мөҗипова, Васыйл Габбасов, Рәфкәт Нигъмәтуллин, Вәгыйз Шиһабетдинов, Гүзәл Низамова, Фәрит Абдрахманов, Фәнил Кәлимуллин рәислек итәләр.


1959 елда авыл Советлары тагын бер кат эреләндерелә. Норма авыл советына Кили һәм Чапшар авыл җирлекләре кушыла. Шулай итеп Норма җирлеге составына Норма, Кариле, Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш авыллары берләшә һәм ул районның иң зур авыл Советларының берсенә әверелә.
Озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен ТР Мактау Таныклыгы, РФ Муниципаль академиясенең Татарстан төбәк бүлеге карары белән "2004 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре" исеменә һәм бик күп медаль, Рәхмәт хатларына ия булган, 16 ел дәвамында авыл җирлеге белән рәислек иткән Фәрит Абдрахманов белән тарих битләрен барлап, үткәннәргә сәяхәт ясадык.


30 елга якын укытучы булып эшләгән Фәрит Фәрт улын 1998 елда авыл Советы рәисе итеп билгелиләр.
- Мин җитәкчелеккә килгәндә әле барлык авыллар да газ белән тәэмин ителмәгән иде әле. Зур тырышлык белән җирлектәге һәр авыл өен зәңгәр ягулыкка тоташтыра алдык, санитар таләпләргә туры килеп бетмәсә дә, һәр йортка сулар кертелде. Сыйфаты ягыннан мактанырлык булмаса да, үз көчебез белән урамнарга вак таш түшәлде. Бу эшкә үзебезнең җирлектә яшәүче бик күп эшмәкәрләрне тарта алдык, - дип искә алды элеккеге җитәкче.


Авыл Советлары арасында Балтачтан кала беренчеләрдән булып хуҗалыклардан чүп җыю мәсьәләсе дә Фәрит әфәнде җитәкчелек иткән елларда тәртипкә салына. Нормабаш, Пүскән, Чапшар, Кили авылларыннан чүп җыю шәхси эшмәкәр Фәнил Зәйнуллинга йөкләнә. Оештырып җибәрүләре җиңел булмады, ди Фәрит Абдрахманов. Әмма авылларда рөхсәт ителмәгән урыннарда хасил булган чүплекләрне бетерүгә ирешәләр. Норма белән Балтач арасындагы җирләрне рәсмиләштереп, биредә төзелә башлаган һәр йортка ут, су, газ тоташтыруга ирешәләр. Бүген тулы бер микрорайон гөрләп яшәп ята, күңел шуңа сөенә, ди Фәрит әфәнде. Тырышлыгыбыз юкка китмәде, дип тә куана.


- Эшли башлаган елларда ук һәр авылда старосталар билгеләп, алар белән матур гына эшләп киттек. Авыл халкының үтенечен, теләк-тәкъдимнәрен җитәкчелеккә җиткерүдә алар уң кулыбыз булдылар, шулай ук күмәк эшләр оештырганда да аларның ярдәмен нык тойдык. Бүген дә алар үз вазыйфаларын лаеклы дәвам итәләр, - ди бүгенге көндә лаеклы ялда булган, әмма җирлек өчен һәрчак борчылып, уңышлары өчен чиксез куанучы Фәрит Абдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250