Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Хәнифов: М12 трассасы буенча яшәүчеләр куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде

Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы булды.

Бүгенге көндә эшче төркем алдына М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле трасса буенда урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр тарафыннан куелган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча эш төркеме утырышында белдерде.

"Проектлаучылар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лаеш районы җитәкчелеге эшлекле очрашулар үткәрде. Без эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл иттек. Моңа проектлаучылар бик җаваплы карады", - диде ТР Транспорт министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, киләсе атнада проектлаучылар, җирле халык соравы буенча, Тарлаш авылы янында техник-икътисади нигезләү һәм трассаның төгәлрәк юнәлешен күрсәтәчәкләр, бу хакта. Моннан тыш, Лаеш районы Орел авылы яныннан  автомобиль юлының ничек үтүе буенча техник карарлар билгеле булачак. "Чәршәмбе көнне без моны күрербез дип уйлыйм", – дип билгеләп үтте Хәнифов.

Мәскәү-Казан автомобиль юлы республиканың биш районы территориясе буенча узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км – Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап республикага туры килә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 тиз йөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук салыначак юлга якын урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасы маршруты җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып үзгәртелгән.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: Алексей Угаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М12 трассасы