Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Кәлимулла улы Кәлимуллин арабыздан мәңгелеккә китте

Гаҗәеп дәрәҗәдә тормыш һәм хезмәт сөючән, ачык күңелле, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булуы аңа зур абруй-хөрмәт китерде. Кадерле кешебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Көтмәгәндә, 2020 елның 16 декабрендә, гаиләбез терәге, тормыш иптәше, газиз әтиебез Фәрит Кәлимулла улы Кәлимуллин арабыздан мәңгелеккә китте. Ул изге эш–гамәлләре белән тулы лаеклы тормыш юлы узды. Гаҗәеп дәрәҗәдә тормыш һәм хезмәт сөючән, ачык күңелле, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булуы аңа зур абруй-хөрмәт китерде. Кадерле кешебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Гаиләбезгә килгән шушы авыр кайгыны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан булышкан туганнарга, гаилә дусларыбызга, аңа ярдәм иткән табибларга, шәфкать туташларына, әтиебез, үзебез эшләгән хезмәт коллективларына, күршеләребезгә, әтиебезнең күпсанлы укучыларына, аны һәм безне хөрмәт итеп соңгы юлга озатырга килгән барлык кешеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тазалык, тынычлык, гаилә бәхете белән кайгы-хәсрәтсез яшәвегезне телибез.

Ихтирам белән әниебез Лена, балалары, кияүләре, килене, оныклары.

Норма авылы.

Фото: https://cdn.pixabay.com/photo/2019/01/12/15/34/red-rose-3928751_960_720.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев