Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Балтач безнең өчен тәрбияле, тәртипле, тырыш халкы, милли йола-традицияләребезнең, телебезнең сакланышы

27 август көнне районыбыз Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә мәртәбәле кунаклар кабул итте.

Иң элек алар Таузар авылында күпфункцияле үзәк ачылу тантанасында катнашты.
- Балтач безнең өчен тәрбияле, тәртипле, тырыш халкы, милли йола-традицияләребезнең, телебезнең сакланышы, гомумән, һәрьяктан үрнәк булып тора. Шушы традиция дәвам итсен, яңа төзелгән бу үзәк үзара аралашу, очрашу мөмкинлеген арттырсын, - диде Ф.Мөхәммәтшин, таузарлылар алдында чыгыш ясап.
- Бу бина төзелешенә Президентыбыз үзе фатыйха бирде, авыл патриоты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов искиткеч зур тырышлык куйды, төзүчеләребез аны тиз арада сафка бастырды - әнә шундый күмәк көч белән бүген ачылучы бу мәһабәт бина сезгә игелекле булсын, озак еллар хезмәт итсен, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
- Хөкүмәт программалары нигезендә төзелгән, ремонтланган биналарыбыз арта бара. Аларның һәркайсы авылларыбызга икенче сулыш бирә. Быел гына да төзүчеләребез шундый утызга якын программа буенча эшләде.
Таузарлылар авылдашлары Азат Зыятдиновны көчле алкышлар белән каршы алды.
- 64 ел көткән көнем бу, - дип башлады ул үзенең чыгышын. - Нәкъ шуның кадәр ел авылыбызда бернинди социаль-мәдәни объектлар төзелмәде.
Аның каравы, легендар Зыятдиновлар тырышлыгы белән авыл бер көндә өр-яңа мәктәпле, клублы, медпунктлы, бакчалы булды. Бөтенесен бер түбә астында берләштергән бу бина өстенә куелган «Белем, мәдәният һәм дәвалау үзәге» дигән бик матур язу бирегә тартып тора. Әле шул ук территориядә яуда калганнарга обелиск та эшләнгән. Монысы да Азат абыйның авылдашларына бүләге.
Бу көнне карадуганлылар да таузарлылардан ким сөенмәде. «Бердәм Россия» партиясенең турыдан-туры булышлыгы нәтиҗәсендә биредә уен мәйданчыгы да булган җәйге волейбол площадкасы ачылды.
Килгән кунаклар да аның моңа кадәр республика районнарында төзелгәннәре арасында иң уңышлысы, иң шәбе булуын таныды. Моңа кадәр дә спортта зур уңышларга ирешкән бу җирлектәге егет-кызларга менә дигән мөмкинлек бит бу!
Әлеге тантаналардан соң ике авылда да Ф.Мөхәммәтшин халык белән очрашты, сорауларына җавап бирде.
Соңыннан Балтач мәдәният үзәгендә район активы белән эшлекле сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250