Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин бүген юбилеен билгеләп үтә

Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакырылыш рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә дөньягә килгән.
1972нче елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979нчы елда Уфа нефть институтын, 1986нчы Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.
Сәясәт фәннәре докторы. Федератив корылыш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча монографияләр һәм күп санлы публикацияләр авторы.

Фәрит Мөхәммәтшин 1980 нче еллар азагыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында җаваплы постлар биләгән: сәүдә министры (1989-1990 еллар); Министрлар Советы рәисе урынбасары (1990-1991 еллар); Югары Совет рәисе (1991-1995 еллар); Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995-1998 еллар) һәм 1998 елдан хәзергә кадәр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкара.
Ихлас күңелдән Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын гомер, алга таба да нәтиҗәле хезмәт юлы телибез.
akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250