Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәйрүзә бәете

2017 елның 18 октябрендә үзенең 50 яшьлек юбилее көнне күршебез Фәйрүзә Габдуллаян кызы Гарифуллина көчле авырудан соң якты дөнья белән хушлашты.

Җилфер-җилфер искән таң җилләре
Җилфердәтә кабер талларын,
50 яшем тулган көннәремдә
Чыкты минем газиз җаннарым.
Фәнис, бәгърем, бик елама,
Сакла инде үзеңне,
Ярый инде, хуш, бәхил бул,
Күралмам нурлы йөзеңне.
Фидәрис улым, бик кайгырма
Мине җирләргә менгәч,
Гомерләрем кыска булды
Нишлисең шулай язгач?!
Мәетемне алып чыккан чакта
Елады халык үксеп,
Фәнис җаным елап калды
Гараж капкасын кочып.
Фәнис инде нихәл итик
Кире кайтыр юллар ябылган,
Йөрәктәге яшьлек хисләре
Кызыл балчык белән күмелгән.
Бәхиллегем бирәм барчагызга
Язып, бармакларым талдырам
Мине искә алып сөйләрсез, дип
Васыятемне язып калдырдым.
Әгәр сездән дога ирешелсә,
Гүрләремдә тыныч ятармын,
Әгәр инде дога ирешмәсә,
Онытсагыз нихәл итәрмен?
Еламагыз туганнарым,
Юлларда ята киртә
Раббым шулай кушкан миңа
Китәргә шулай иртә.
Фәнис, гүргә иңдергәндә
Ниләр уйладың икән?
Хатын башка кайтмый, диеп
Әрнеп еладыңмы икән?
Исән чакта озак көттем
Туганнар килерләр, дип
Ни хәлең бар, Фәйрүзә, дип
Хәлемне белерләр дип.
Фәнис, Фидәрис, еладыгыз
Керде диеп гүрләргә,
Бик теләп тә кайта алмыйм
Бергә салган өйләргә.
Фәнис җаным ачуланма,
Булалмадым терәгең,
Мине искә алган саен
Әрнеп тибәр инде йөрәгең.

 

Сине сагынып, күршең Вәсилә Гафетдинова,
Көшкәтбаш авылы.
Бу бәетем рухыңа дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәет