Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габделхак Латыпов вафат

Район җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 2 гыйнвар көнне Татарстан АССРныӊ атказанган агрономы, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Октябрь революциясе» орденнары һәм күп медальләр кавалеры Габделхак Каюм улы Латыповныӊ 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

1933 елныӊ 24 декабрендә Иске Салавыч авылында туган Габделхак Каюмовичныӊ хезмәт биографиясе турыдан-туры туган җирлеге белән бәйле булды. Хуҗалыкта игенчелек өлкәсендә белгеч булып башлаган хезмәте кешеләрне тәрбияләү, рухи яктан камилләштерү, уӊышларга рухландыра белү белән үрелеп барды. Югары хәзерлекле һәм тәҗрибәле җитәкче утыз елдан артык районда иӊ зур партия оешмаларыныӊ берсе булган «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз партия оешмасыныӊ башында торды. Орденлы колхозны җитәкләгән СССР Югары Совет депутаты Харис Галимуллин белән кулга-кул тотынышып эшләү дәверендә бу хуҗалыкныӊ илебез һәм республикабыз күләмендәге зур уӊышларында Габделхак Каюм улыныӊ өлеше зур булды. Ветеран әле лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләреннән аерылмады, күп еллар Салавыч авыл җирлеге ветераннар оешмасын җитәкләде. Оста оештыручы, киӊ күӊелле, җор телле Габделхак Латыповныӊ якты истәлеге күӊелләрдә мәӊге сакланыр.

НОТФУЛЛИН Р.Р., ШАКИРОВ Р.И., НӘБИУЛЛИН Ф.Р., АБДУЛЛИН Р.А., НИГМӘТУЛЛИН И.Н., ГАБДРАХМАНОВ Д.Х., МӨХӘММӘТШИН Г.С., СИБГАТУЛЛИН Х.С., ГАРАЕВ Х.Г., ЧЕРНОВ П.Г., ЗАКИРОВ Р.Г., МӨХӘММӘТГАЛИЕВ Н.Г., ИСРАФИЛОВ С.М., НОТФУЛЛИН А.Н., СИБӘГАТУЛЛИН Р.Х., РАМАЗАНОВ Ф.Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250