Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдулла Ганиев: “Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтик” (фото)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 656 номерлы карары белән Республикада аерым янгыннан саклау бүлекчәләре булдырылды. Шушы карар нигезендә Балтач районында да Чепья һәм Яңгул авылларында бүлекчәләр оешты.

Безнең Чепья бүлекчәседә барлыгы 11 хезмәткәр 24 авылга хезмәт күрсәтә. Без янгын сүндерү белән генә түгел, ә янгынны булдырмау өчен профилактик чаралар да алып барабыз, юл-транспорт һәлакәтендә коткару эшләре дә башкарабыз, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ачык дәресләр дә үткәрәбез. Хезмәткәрләр тарафыннан ел саен үткәрелүче «Торак» профилактик операциясе вакытында да күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче әби-бабайларга, социаль куркыныч гражданнарга аңлату эшләре алып барыла.

Тиздән өмәләр башланачак. Җыелган чүпләрне кемнәрдер җиргә күмә, ә кемнәрдер ут куркынычы турында уйламыйча да тизрәк яндыру ягын карый. Елның-елында саксызлык аркасында республикада һәм шулай ук үзебезнең районда да янгыннар булып тора. Бигрәк тә май бәйрәмнәрендә табигатьтәге ял чаралары, ут белән саксыз эш итү кайгылы хәлләргә китерә.

Хөрмәтле райондашлар, исән-имин булыйк, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250