Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаджетлар белән эшләгәндә баланың күзе бозылмасын өчен нишләргә?

Гигиена тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, мәктәп укучыларының 30-50%ының мәктәпне тәмамлау чорына күрү сәләте кими һәм алга таба алар бөтен тормыш дәвамында күзлек кияргә мәҗбүр була.

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Укыту, эш һәм ял белән бәйле санлы технологияләр заманында, мәктәптә дә, аннан читтә дә күрү органына төшкән нагрузка сизелерлек арта. Нагрузканың зур булуы күзнең кызаруына һәм коры булуына, ерактан күрү сәләте кимүгә, шулай ук муенда, иңбашында авыртулар, баш авырту кебек күренешләр сизелә башлый. Бу симптомнарның барлыкка килүе ата-аналарны сагайтырга һәм медицина консультациясе сорап мөрәҗәгать итү өчен нигез булырга тиеш. Профилактика чаралары сыйфатында компьютерда һәм гаджетлар белән эшләү вакытын рациональ киметү тәкъдим ителә. Күз өчен көн саен гимнастика ясау, укучының эш урынында күрү өчен уңайлы шартлар булдыру – эш урынының уңайлы, сул яктан яктыртылган, монитордан алып күрү органына кадәр ераклыкның 70 см булуы, эш өслегеннән алып күрү органына кадәр 25 см дан да ким булмавы мөһим.

Интернет чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев