Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гает бәйрәме ничек узды? Райондашларыбыз фикере

Айсылу, хуҗабикә: - Инде берничә ел сынаганым бар, гает бәйрәме үзенә күрә бер хикмәтле көн - бәрәкәтле генә булып, изге эшләр белән узып китә. Башкарган гамәлләреңнән генә түгел, хәтта үз-үзеңнән дә канәгать каласың. Нәкъ башкалар кебек, кичтән үк әзерләндек, пакьләндек, кызым да бакчадан мәчет биргән күчтәнәчләр тулы сумка күтәреп кайтты....

Айсылу, хуҗабикә:
- Инде берничә ел сынаганым бар, гает бәйрәме үзенә күрә бер хикмәтле көн - бәрәкәтле генә булып, изге эшләр белән узып китә. Башкарган гамәлләреңнән генә түгел, хәтта үз-үзеңнән дә канәгать каласың. Нәкъ башкалар кебек, кичтән үк әзерләндек, пакьләндек, кызым да бакчадан мәчет биргән күчтәнәчләр тулы сумка күтәреп кайтты. Рәхмәт мәчет җитәкчелегенә. Быел да әтиләре гает намазына барды, коймак белән сыйландык, авыру әнигә чишмә суы илттек.

Нурислам, дин юлында:
- Бик күп котлаулар кабул иттем. Арада мари, удмурт, рус дусларның да котлаулары бар. Заманында бергә эшләдек. Үзем мөселман динен тотсам да, кодам христиан минем. Мин мәчеттән кайтышка безгә килеп утырган иде инде. Ел да шулай коймактан авыз итәргә килә. Үз чиратымда без дә аларга пасха бәйрәме белән котларга барабыз. Барысы да Аллаһ насыйп иткән бәйрәмнәр, шулай дус яшибез. Бүтәнчә булмый бит инде, балалар бер-берсен яратып, кавышкач.

Зөлфия Шакирова:
- Бу гает көне күңелемә аеруча хуш килде. Хәйран гына изге эшләр башкара алдым. Яңа Салавыч авылындагы мәчет төзелешенә хәзерлекнең дәвам итүен белеп куандым. Авылдашлар гает көнне клубка җыелып бу хакта сөйләштеләр. Тирә -ягыма карыйм да, янә куандыра. Ике-өч өйнең берсендә төзелеш, ремон эшләре бара, кемдер түбә алыштыра, зур иттереп өй сала. Я төртке җиткерә яисә яңа йортка күчеп маташа. Халык акча юк дигән сәбәп тапмый, мөмкинлекләрен эзли һәм димәк, безнең районда халык ул кадәрле начар яшәми, зарлансалар да диюем.
Гөлназ, килен кеше:
- Гаетне көтеп алам, өй тулы кунак була. Шкафлар күчтәнәч белән тула (көлә). Әнкәй исән чакта әнә шулай гөрләп яшибез әле. Алга таба да шулай булса иде.
Коймак кына пешермибез. Бәлешен дә салабыз, күзикмәк тә пешерәбез, катык та оетабыз. Үзе бер мәҗлес була бездә ул көнне. Бик тә ошый безгә дини бәйрәмнәр.

Равил, Казанда яши:
- Гает бәйрәмнәре зиратка бара торган көн булып күңелгә кереп калган, ир балалар барыбыз да төп йортка җыйналдык та, зиратка барып, каберлекләрне чистарттык. Якыннарыбыз рухына дога ирештердек. Изге бәйрәмнәргә бик тә җитди карыйбыз. Бәйрәм саен төп нигезгә, авылга кайтмыйча калмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250