Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә байлыкларын саклаучылар. Кемнәр алар? (+фото)

Үтеп баручы елга йомгак ясасак, быелның 11 аенда алар 895 гражданлык халәте актларын теркәгән

18 декабрь ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме иде. ЗАГС диюгә күз алдына кәләш белән кияү килеп басса да, әлеге бүлекнең хезмәтләре моның белән генә чикләнми. Алар безнең белән туганнан алып янәшә атлыйлар. 
Үтеп баручы елга йомгак ясасак, быелның 11 аенда алар 895 гражданлык халәте актларын теркәгән. Әлеге саннарны бүлеп карасак, берничә төрле юнәлеш белән очрашабыз һәм бу ЗАГСлылар шуның кадәр төрдәге эш башкаруны да ассызыклый. Быел районыбызда 269 сабый дөньяга аваз салган, шуның 128е малайлар, 141е кызлар. Елдан-ел гаиләләрдә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу да шатлыклы хәл. Быел туган балаларның да 76сы беренче, 100е – икенче, 66сы – өченче һәм 27се дүртенче һәм аннан соңгы туган сабыйлар. Шулай да борчылыр урын да юк түгел, чөнки район буенча теркәлгән вафат булучылар саны 330га тәңгәлләшә. Алай да бу урында бер мәсьәләгә тукталып китү дөрес булыр. Районыбызда теркәлгән балалар саны ул әле тулы күрсәткеч түгел, чөнки Казан яки башка шәһәр һәм район хастаханәләрендә бәбәйләүчеләрнең балалары шул җирлеккә теркәлә. 
– Гаиләдә бер бала туу ул бик тә сөенечле хәл, ә менә берьюлы игезәкләр туса, бу әйтеп бетергесез шатлык-сөенеч белән беррәттән, икеләтә җаваплылылк та, – ди ЗАГС бүлеге белгече Эльмира Каюмова. – Быел Балтачыбызда өч пар игезәкләр туды. Һәм аларның дүртесе дә кызлар. 
Быел гаилә корып, олы тормыш юлына бергәләп атлаучылар 214 пар булса, 53 гаилә таркалган. Аерылышу процессына килгәндә, 9 гариза ике якның килешүе буенча һәм уртак балалар булмау сәбәпле ЗАГСның үзендә генә каралган.

- Судка мөрәҗәгать иткәнче, ЗАГСка ярдәм сорап килүчеләрне, психолог һәм дини шәхесләр белән аралашырга җибәрәбез. Кайбер очракларда бу ярдәм итеп, гаилә таркалмый кала, - ди Эльмира Каюмова.
ЗАГС бүлеге эшчәнлегенең тагын бер төп юнәлеше булып – гаилә байлыкларын саклап калу тора. Шул уңайдан, әлеге бүлек тарафыннан озак еллар иңне-иңгә куеп яшәгән парларны котлау кебек бик күркәм бәйрәмнәр оештырыла. Икенче яки аннан соңгы балалар тугач тапшырыла торган “Ана (гаилә) капиталы”, яшь гражданнарга тапшырылучы паспорт та хәзер тантаналы төстә, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй, онытылмаслык булып үткәрелә. 
ЗАГС бүлеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары компьютерлар белән тәэмин ителгән, бу ЗАГС сис¬темасына автоматлаштырылган яңа технология буенча эшләргә мөмкинлек бирә. Никахлашу көнен һәм вакытын алдан билгеләп кую буенча электрон хезмәтләрне кертү дә актив төстә алып барыла. 
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район ЗАГС хезмәткәрләрен ихластан котлап, эшләрендә уңышлар, күңел тынычлыгы, гаиләләрендә тигезлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС хезмәткәрләре