Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхете – балаларда

Гаилә бәхете - балаларда дияргә яратабыз. Ләкин аларны табу гына түгел, ә үстерергә дә кирәк бит әле. Сосна авылында гомер итүче Ләйсән һәм Наил Фәйзрахмановлар 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Әлеге гаилә белән беренче генә очрашуым түгел, берничә ел балалар бакчасы юлын бергә таптадык. Йөзләрендә ару да, кәефсезлек тә чагылмый аларның. Һәрчак шат йөзле, балаларына итәгатьле алар. Без бер яки ике баланы тыңлата алмаганда, алар бишесенә дә сабыр гына эндәшеп, дөрес юлны күрсәтә беләләр.

Бүгенге көндә Наил майор званиесендә полициядә хезмәт итә. Озак еллар балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсен җитәкләгәннән соң, полициянең өлкән участок вәкиле итеп билгелиләр аны. 14 ел район эчке эшләр бүлегендә эшләү дәверендә ул үзен тырыш, эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп башкаручы хезмәткәр итеп таныта. Дөрес, йорттагы тынычлыктан, бер-береңне аңлый белүдән дә күп әйбер тора. Наил Нурисламовичның бу яктан күңеле тыныч, чөнки Ләйсәне йорт буенча булган мәшәкатьләрне үз җилкәсенә алып, иренә тыныч кына эшләргә мөмкинлек тудыра. - Наилнең эшенә хәзер ияләндем инде, балалар кечкенә вакытта бик авыр иде. Бәйрәмнәргә парлап йөрисе килсә дә, барып булмый, чөнки Наил эштә. Эше бик четерекле булуны балалар да, үзем дә аңлыйм. Кайчакларда ул өйгә кайтканчы ут йотып торабыз. Берүк исән-сау гына булсын, - дип үз фикерен җиткерә Ләйсән.

Наил Яңгул авылында 1980 елның 2 ноябрендә туа, 1-6 сыйныфларда шунда укып белем ала, ә аннары әби-бабасына ярдәм итү йөзеннән Соснага күченеп килә. 7 сыйныфка инде ул шушы мәктәп бусагасын атлап керә һәм гомерлек ярын да шунда очрата. Ләйсән Сосна авылы кызы, кечкенәдән чая, шук була. Юаш, оялчан Наилне бер күрүдә ошата ул, ләкин балалык вакытында күңелгә кергән малайның киләчәктә биш баласына әти булыр дип уйлап та карамый. Еллар үтә, Ләйсән дә, Наил дә кыз белән егеткә әвереләләр. 1998 елның май бәйрәмнәрендә Наил ошатып йөргән кызын беренче тапкыр озата кайта, шул көннән алып алар очраша башлыйлар. 4 ел йөргәннән соң, 2002 елның августында кавышып, гаилә коралар. Кияүгә чыкканда Ләйсән Наилгә уены-чыны белән әйткән була: «Мин синнән биш бала алып кайтачакмын», дип. Аллаһның Амин дигән сәгатенә туры килеп, аларның өч малайлары һәм ике кызлары дөньяга аваз сала. Тагын балалар алып кайтырга теләк юкмы соң дип кызыксынам. - Без үзебезгә тиешле планны үтәдек инде, алай да кечкенә балалар күргәч кызыгып куябыз, - дип елмаеп җавап кайтара алар. Ә биш баланы үстерү авырмы соң, иртә белән ничек әзерләп бетерергә кирәк аларны? дигән сорауларымны да бирми кала алмадым. - Авыр дип әйтә алмыйм, Бер-берсен карашалар, бердәм алар. Кечкенәләр зурлардан эшкә дә өйрәнеп үсәләр. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына барасы көннәрдә барысы да иртәнге 6да торалар, 7гә әзер булып, ишек төбенә барып басалар һәм әтиләрен көтәләр. Ә кич белән сәгать 9дан да калмый йокларга яталар, - ди Ләйсән.

Иртәләре кырмыскадай каралты-кура тирәсендәге эшләр белән башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Чөнки мал-туарны күп үстерә алар. Шулар ярдәме белән булса да йорт салып чыгарга телиләр. Иң зур хыяллары да шул.

- Мин бик бәхетле әни һәм хатын. Бәхетле кеше аруны да белмидер ул. Һәр аткан таңыма Аллаһыга шөкер әйтеп, тазалык сорап яшим. Дөнья артыннан кумыйча, тыныч, тату гаилә булып яшибез. Мәхәббәт - ул бер-береңне ярату гына түгел, бер-береңә ышанып, юл куя белү дә. Икең бер булып, бер-береңә терәк булып, ышанып, аңлап яшәү зарур. Кирәк чакта эндәшми калып, сабыр була белергә дә кирәк, - ди Наил белән Ләйсән бәхетле гаилә серләрен чишеп. Кайбер яшь гаиләләр Фәйзрахмановлардан үрнәк алып, тормышларын да сабырлык һәм хөрмәт төшенчәләре белән янәшә корсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250