Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә – бәхет таҗы (+фоторепортаж)

Гаиләне бернинди акчага да сатып алып булмый.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы районыбызда һәрдаим эчтәлекле, матур, мәгънәле кичәләр уздырып тора. Шундый чараның чираттагысы “Мәгърифәт мәркәзе”ндә үтте.

“Милләт язмышы гаиләдә” дигән тирән мәгънә белән аталган чара үзенә бик күп мөхтәрәм шәхесләрне туплаган иде.

Чара балалар чыгышы белән башланып китте. Киләчәгебез, милләтебез язмышы алар кулында икәнен исәпкә алып, без бүгеннән үк аларга дини тәрбия, туган телеңә мәхәббәтнең асылын өйрәтеп үстерергә тиешбез. Чара барышында Фәния Рәкыйп кызының кул эшләре белән танышып, андагы матурлыкка таң калдык. Гөлсем Әдһәм кызы “Татар хатын-кызларының милли киемнәре”, Халисә Котдус кызы “Нәфис затның милли өлгесе” темасы белән якыннанрак таныштырганнан соң, татар хатын-кызларына гына хас зәвыкны, гүзәллекне яңадан искә төшереп, киләчәк буыннарга аны җиткерү бурычын алдык. Гүзәл Рамил кызы шәмаильләр ясау техникасы хакында сөйләгәндә, әлеге һөнәрнең үзенә күпме мәгънә һәм тырышлык туплавын аңладык. Элек-электән безнең милләт хатын-кызлары башларына матур ак яулык бәйләп йөри торган булганнар. Еллар үтү белән дә әлеге гадәтебез юкка чыкмады, тик яулыклар гына хәзер заманча. Менә шундый төрледән-төрле яулыкларны бәйләү ысуллары белән Альбина Фазлыева уртаклашты.

Республикада үзенә тиңнәр булмаган “Милли мәгърифәт” үзәге белән газетабызның алдагы саннарының берсендә таныштырып үткән идек. Чара барышында әлеге музейга да якыннан тукталып, экспонатлар, аерым кешеләргә атап эшләнгән һәрбер почмагы белән Айгөл Вәкил кызы таныштырды. Әлеге музейның эшләнешендә бик зур өлеш керткәне өчен Айгөл ханымны “Ак калфак”лылар мактап, рәхмәтләрен ирештерделәр.

Мәчетләрдә гадәттә кеше намаз укырга, вәгазь тыңларга гадәтләнгән бит инде. Ә әлеге чара барышында бүгенге тормыш һәм аның һәрбер гаиләдә диярлек килеп чыгарга мөмкин булган күренешләре сәхнәләштерелгән иде. Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Йөз дә бер вәгазь” китабына нигезләнеп эшләнелгән әлеге мини спектакльне тамашачы хозурына тәкъдим итүгә Яңгул авылыннан Сәлимә апа Габделхакова күп көч куйган. Бу күренешнең һәрбер сүзе күңел түрләренә үтеп кереп, сабыр төбе сары алтын дигән мәкальнең гаиләдә дә зур әһәмияткә ия булуына, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алып калырга кирәклегенә төшендерерлек булды.

Мәгънәви чараны дәвам итеп сүз Балтач ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтхановага бирелде. Ул районыбызда гаилә коручылар, аерылышучылар хакында әйтеп, соңгыларының кимүен ассызыклап үтте. Өченче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтучы гаиләләрнең күбәюе хакында әйтеп узды. Зөһрә Рифкать кызының бу сүзләрен Җәлил хәзрәт тә хуплап алды һәм балалар саны кимүгә юл куймаска иде дигән теләген ирештерде. “Гаиләне бернинди акчага да сатып алып булмый. Акча диеп гаиләне дә, балаларны да икенче планга күчерергә ярамый. Хатын-кыз иң беренче чиратта әни булырга тиеш”, дигән бик мәгънәле фикерләре белән уртаклашты хәзрәт. Һәм шулай ук “Элек әбиләрнең татар икәннәрен, мөселман икәннәрен әллә кайдан танып белеп була иде, ә хәзер?”, дигән соравын җиткерде.

– Балтач җирлегенә нигә еш барасыз, дип аптырап сорыйлар миннән. Беләсезме ни өчен? Балтачта хикмәтле эшләр эшләнә, аның кешеләре дә хикмәтле, – диде җирлегебезгә тирән хөрмәтен ирештереп “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. Районыбызда әлеге оешмада милләтебез, телебез, киләчәгебез өчен тырышып хезмәт куйган коллектив һәм гүзәл затларны котлап, Зөлфирә Камалованы халыкны үз артыннан ияртүче, дип зурлады. Чыннан да, Зөлфирә ханым «Ак калфак»лылар сафына әледән-әле ханымнарны-туташларны җәлеп итә тора, динебезнең асыл кыйммәтләрен, милләтебезнең йөзек кашларын барлауда-аңлатуда аның өлеше зур. Моны җәмгыятьнең һәр узган чарасында күрәбез, таныйбыз, горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев