Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә көнендә иң олы бүләккә кемнәр лаек булган? (+фото)

Халыкара “Гаилә көне” уңаеннан, ЗАГС бүлегендә "Ана капиталы" сертификаларын тапшыру чарасы узды.

Гаиләләрендә икенче бала дөньяга килгән 5 гаилә сертификатка ия булды. Чараны бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып  җибәрде. Ул барлык гаиләләрне ихлас күңелдән котлап, җылы теләкләрен ирештерде: ”Гаилә- мәхәббәт учагы, хөрмәт һәм ихтирамнан торган әмгыятьтәге яшәешебезне тәшкил итә. Бер генә кеше дә гаиләдән башка яши алмый”-дип билгеләп узды ул. Шулай ук бүләкләү чарасында Балтач Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сәяф кызы Сафина да катнашты. Җитәкче сертификат алган гаиләләрне кайнар котлап, аны файдалану алымнары хакында да аңлатып үтте.

”Күп кенә бәхетле гаиләләр дә торак мәсъәләсеннән читтә кала алмый, шуна күрә сертификатны торак алу юнәлешендә куллансагыз отышлы булыр”- диде ул.

Чара ахырында барлык әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Истәлекле фотолар ясалды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс