Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә корыр алдыннан

Гаилә авторитетын арттыру, аерылышучылар санын киметүне максат итеп алган «Яшь гаилә» клубының чираттагы утырышы булып узды.

Чара район ЗАГС бүлегендә үтте. Өйләнешергә гариза тапшырган дүрт пар җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мөхәммәтҗанованың һәм Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил Бикбаевның чыгышларын тыңладылар. Биредә әдәп-әхлак тәрбиясе, гаилә институты төзү, аерылышуның җитди сәбәпләре хакында сүз барды. Психологлар үткәргән төрле уеннар яшь парларга бер-берсен сынар өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Чара мәхәббәт һәм тугрылык турындагы видеоязманы тамаша кылу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250