Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә һәм ана матурлыгы конкурсы

27май көнендә башкалабызның "Казан ярминкәсе" үзәгендә "Нечкәбил" конкурсына старт бирелде. Бу гаилә һәм ана матурлыгы конкурсы республикада унберенче тапкыр үткәрелә. Июнь аенда аның Лаеш, Яңа Чишмә, Мамадыш һәм Казан шәһәрләрендә сайлап алу турлары була.

Татарстан Республикасында 155 милләт вәкиле яши, алар арасында катнаш никахлар да шактый. Гаилә генә телне, мәдәниятне саклый һәм аны буыннардан-буыннарга тапшыра. Менә шуның өчен дә республикада да гаиләне саклау һәм аңа ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Респулика күләмендә үткәрелүче "Нечкәбил" конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. 10 еллык тарихы булган "Нечкәбил" конкурсының ярымфинал ярышларында нык һәм бәхетле 450 гаилә катнашты. Уңышка ирешкән 150 хатын кыз, кадерле әниләр, хатыннар, кызлар үзләренең гаиләләрен финалда тәкъдим итте - дистәләгән кеше "Нечкәбил"нең зур бер гаиләсе булды.

Алдагы елларда конкурста безнең районнан "Муса Җәлил һәм Себер таркты" музее директоры Фирая Зыятдинова һәм аның гаиләсе катнашкан иде. Алар "Пирамида" сәхнәсендә Балтач данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Быел да Фирая кебек гүзәл әниләрне "Нечкәбил - 2015" конкурсында катнашырга чакырып калабыз. Конкурста яшь әниләр дә, 45 яшьтән узганнар да катнаша ала.

15 июнь - Лаешта, 19ында - Яңа Чишмәдә, 20сендә Мамадышта, 25-26сында Казанда зона сайлап алу турлары үтәчәк. Конкурсның ярымфинал өлеше 6нчы сентябрьдә "Ривьера"да, 28нче ноябрь - Әниләр көнендә "Пирамида"да финалы булачак.

Миһербанлыктан башка яхшылык, хәйриячелектән башка "Нечкәбил" була алмый. Шуңа да быел сайлап алу туры кысаларында "Гаилә талисманы ярминкәсе" хәйрия акциясе старт алды. Аның максаты - авыру балаларга ярдәм итү. Сәламәтлек, мәхәббәт, яхшылык теләп ясалган, бүләк ителгән талисманнар балаларга һичшиксез ярдәм итәчәк. Акция "Нечкәбил" конкурсының финалына кадәр дәвам итә. Теләге булганнарны хәйрия акциясенә катнашырга чакырабыз. Күңел җылысы биреп ясаган талисманнарны районның ЗАГС бүлегенә (Ленин урамы, 41нче йорт) тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250