Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә татулыгы белән көчле

Иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә ханым республикабызның иң күркәм 53 гаиләсе белән очраша. Әлеге чарада районыбыздан Гыйлемҗановлар гаиләсе катнаша.

Һәр кеше кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Ә гаилә - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып аргач гаилә ышыгында рәхәтләнеп ял итәсең, рухи көч һәм дәрман җыясың. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши.
Балтачта яшәүче Гыйлемҗановлар гаиләсе исә алда язылган сүзләрнең дәлиле булып тора. Фирдинант әфәнде белән Хәмдия ханымның гаилә корып яши башлаганнарына быел 29 ел. Зөбәрҗәт туйлары алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзләрен очрашуга дәште.
Гыйлемҗановлар районыбызның иң күркәм гаиләләренең берсе.
Гаилә башлыгы Фирдинант әфәнде инде озак еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Хезмәтендәге уңышлары бихисап. Бу хакта ул:
- Сине аңларлык тормыш иптәшең булу хезмәтеңдә көчле итә, - ди.
Хәмдия ханым да үз эшенең алдынгысы. Фармацевтика училищесын тәмамлаганнан соң барлык гомерен шушы өлкәгә багышлаган. Бүген ул «Сихәт» аптекасында эшли. Гаиләсе өчен күңеле тыныч булганга хезмәте дә көйле бара. Олы хөрмәт, бер-береңне аңлау кебек кешелек сыйфатлары хакимлек иткән гаиләдә туып-үскән Регина белән Алмаз да әти-әниләре кебек үк тәвәккәл, гаилә җанлы, туганчылыклы һәм үз дигәннәренә ирешүчән балалар.
Бәхетле гаилә кора алуның, тәүфыйклы балалар үстерүнең, гомумән, матур тормышның сере нидә дигән сорауга җавап эзләп ерак барасы түгел, аның өчен Гыйлемҗановлар белән бер аралашу, аларда кунакта булу җитә.
- Гаилә бәхетенең сере татулыкта ул, сеңлем. Акны-карадан аерып, бербереңә юл куеп, хөрмәт белән яшәргә кирәк, - ди гаилә башлыгы.
-Кечкенә генә куанычны да бергәләп уртаклашу, авырлыклар килгәндә үз гаиләң өчен калкан булып күтәрелә белү дә гаиләне бәхетле итә, - дип сүзгә кушыла Хәмдия ханым.
Хак сүзләр. Тормышның язылмаган законнарын гадел үтәгән кешеләр генә әнә шундый бөеклеккә ирешә ала. Ә ул бөеклек, билгеле, гаилә бәхете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250