Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә тормышы үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәтсез дәвам итә алмый

Бер хатын гади генә утын кисүче иргә кияүгә чыга. Ире эштән кайтканда ашарына әзерләп, аны гел дә капка янында каршы алып, булыша торган була. Ире ашап йокларга ятакка яткач, ул йоклап киткәнчегә кадәр аның янында утыра. Моны кызы күреп, әнисеннән: "Әнием, син нигә гел дә шулай эшлисең", ди. Әтиең башкалар...

Бәлки менә хатын-кызлар, безгә дә нәкъ бу хикәядәге хатын кебек, кыз балаларыбызга, ир балаларыбызга шушы хакыйкатьне аңлатырга кирәктер. Ир хатынын, хатын ирен кайгыртып, хөрмәтләсә, яратып яшәсә, беренче урынга үзләрен пар икәнлекләрен куйсалар, безнең балаларыбыз шуны күреп үсәчәкләр һәм дә алар шушы чынбарлыкта тәрбияләнеп, игелекле гаиләләр төзиячәкләр.
Ә бит бүгенге көндә 10 ел, 15 ел, 20 ел бергә торганнары да, язылышып әле генә яши башлаганнары да аерылышалар. Элек хатын-кызлар күбрәк гариза күтәреп килсә, хәзер ир-атлар хатыннарына түзә алмыйча гариза белән киләләр.
Дуслашу вакыты бирү мөмкинлеге бар, анысы да 3 ай гына. 3 айдан соң парлар я аерылалар, я гаризасын алып, аерылмыйча калалар. Аерылуларның сәбәбе бик күп.
"Уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тирбәтүче" дигән гыйбарә юктан гына чыкмаган инде. Гаиләләрнең бөтенлегендә һәр ике якның да роле зур. Әмма хатыннарга монда зуррак урын һәм мөһимрәк роль бирелгән. Хатын-кызларга кияүгә чыгу, ирләргә өйләнү күңел тынычлыгы һәм зинадан саклану өчен чара. Ирне һәм хатынны сайлаганда бик тә игътибарлы булырга кирәк! Чөнки, гаилә тормышы үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәтсез дәвам итә алмый. Хатын-кыз өчен иң олы хокуклы кеше - аның ире. Ә ир-ат өчен иң олы хокуклы кеше - аның әнисе. Шуңа да ирнең әти-әнисен хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Ирләр дә әнисе тудырган, үстергән, тәрбияләгән уллар, алар берсе дә инкубаторда үсмәгән.
Ир-атның хатын-кызга өй эшендә булышуы - ярдәмләшүнең, рәхимлелекнең бер төре. Хатын-кыз мактаганны ярата. Шуңа да хатынны чибәрлеге, уңганлыгы, күркәмлеге, матур киенүе өчен мактарга кирәк. Хатын турында ир яхшы уйларга тиеш, чөнки кирәкмәгән уйлар, шикләнүләр гаилә тормышын боза гына. Һәркемнең дә кимчелеге бар. Бер-береңнең кимчелеген башкаларга сөйләмәскә, гаилә тормышын бергә алып барырга кирәк.
Бәлки менә шушы гади генә киңәшләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар тотсалар, гаиләләр дә таркалмас иде. Кайчандыр бер-берсе өчен өзелеп торган парларга кинәт кенә бер-берсеннән туеп, судка гариза күтәреп килгәнче кат-кат уйларга киңәш итәм. Җимерүе тиз, әмма төзүе аннан соң шактый кыенга туры килә. Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмаган кебек, кабат төзи дә алмавыгыз бар.
Судта да аерылган язмышлар, таркалган гаиләләр бер дә матур тәэсир калдырмый шул. Шулай ук елдан-ел аерылган вакытта ир белән хатын балалар турында оныталар яки баланы ирдән, я хатыннан үч алу инструменты итеп кулланалар. Ә бит балага сез ир дә, хатын да булып тормыйсыз, ул сезне гел әти-әни диеп кабул итәчәк. Һәр бала - үзе бер шәхес. Аңа үзеңнең шәхси әйберең итеп карарга ярамый. Мондый күнелсезлекләр суд барышында ешаюы да йөрәкне бик борчый. Чынлап та без - хатын-кызлар да, ир-атлар да хатын һәм ир белән мөгамәлә итү серләрен белеп бетермибез. Шуңа да аерылышулар елдан ел-ел арта...
Балтач район суды җәмәгать судьяларының 2 суд участогына 2016 елда 79 аерылу турында гариза кергән, 17 гариза 2015 елдан калып кергән. 94 гариза да каралган, 54е буенча аерылу турында карар кабул ителгән, 25е кире алынган, район судына бала турында килешү булмау сәбәпле 3 эш җибәрелгән. Балтач район суды җәмәгать судьяларының 2 суд участогына 2017 елның 8 аенда аерылу турында 51 гариза кергән, 14 гариза 2016 елдан калып кергән. 65 гариза да каралган, шуның 27се буенча аерылу турында карар кабул ителгән, 12 гариза кире алынган, район судына бала турында килешү булмау сәбәпле 1 эш җибәрелгән, татуланышу өчен 24 гаризага вакыт бирелгән, 1 гариза судка килмәүләре сәбәпле кире кайтарылган.


Зөһрә Мөхәммәтҗанова,
Балтач районының 1 участок жәмәгать судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250