Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә — гаҗәеп галәм ул, ди «Факел»лылар. Килешәсезме? (фото)

Һәрбер гаиләнең үз кагыйдәләре, үз кызыксынулары, үз тәртипләре һәм традицияләре бар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы берничә ел рәттән яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесе игълан итә. Балтач бистәсендә урнашкан «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы «Гаилә гаҗәеп галәм» дип исемләнгән проект белән катнашып, икенче ел рәттән әлеге бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә кертеде һәм грант отты. Әлеге проект районыбыздагы гаиләләрне берләштерү, аларның вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру, гомумән, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәтелгән. 

2023 нче елда «Гаилә гаҗәеп галәм» проекты кысаларында, районыбыз гаиләләре үзләрен интеллектуаль, иҗади, кулинар яктан сынады, пляж волейболы уйнады, квест-уенда катнашты, каршылыклар полосасы аша үтте, хатын-кызлар өчен йога буенча мастер-класс оештырылды. 

Узган ел «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы барлыгы 106 гаиләгә бәхетле мизгелләр бүләк итә алса, быел гаиләләрнең саны тагын да артты. 2024 нче елда проектның форматы бераз үзгәртелде — апрель-май айларында гаиләләр өчен полимер балчыктан эшләнмәләр ясау, капкейклар пешерү, витраж буяулар белән ваза бизәү, стринг-арт техникасы юнәлешендә кул эшләре башкару буенча барлыгы 18 мастер-класс үткәрелде. Әлеге мастер-классларда 82 гаилә катнашты. Проектның соңгы этабы 12 июнь — Россия көнендә уздырылды. Бу көнне районыбызның 42 гаиләсе «Сабантуй» ял паркына җыелып, спорт ярышларында катнашты.

Гаиләләрнең вакытын күңелле һәс файдалы уздыру максатыннан, ике мәйданчык эшләде. Бер мәйданчыкта гаиләләр (әти яки әни һәм бала) пляж волейболы уйнады. Алар төрле критерийлар буенча дүрт төркемгә бүленеп көч сынашты. Икенче мәйданчыкта гаиләләр (әти-әни һәм бала), ике яшь категориясенә бүленеп, 8 тукталыштан торган каршылыклар полосасы аша узды. Чарада катнашкан беркем дә бүләксез калмады — һәр гаиләгә диплом һәм «Игрок» кибетенә сертификатлар тапшырылды. 

Чара Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның хәер-фатихасы белән башланды. «2024 нче ел Россия президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. «Гаилә гаҗәеп галәм» проектының шушы юнәлештә узуы аеруча да уңышлы. Тиз арада илебездә тынычлык урнашып, һәр бала тулы гаиләдә тәрбияләнеп, мул тормышта яшәсәк иде», — диде ул.

Чарада катнашучы дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Лулаков Денис Владиславович та бар иде. Ул шулай ук проектның уңышлы булуын, соңгы вакытта гаилә кыйммәтләренә шактый зур басым ясалуын билгеләп узды. Татарстан Республикасының «Под крылом семьи» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе, Социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерциясез секторны үстерү комиссиясе әгъзасы Жуйкова Изольда Павловна Балтач гаиләләренең һәрвакыт шат күңелле, уңган-булганлыгы белән аерылып торуын әйтте. Балтач районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгына шундый мөмкинлекләр тудыруы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. 

Һәрбер гаиләнең үз кагыйдәләре, үз кызыксынулары, үз тәртипләре һәм традицияләре бар. Һәр гаилә гаҗәеп галәм ул! «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Гаилә елында гына түгел, моңа кадәр дә районыбыз гаиләләре белән элемтәне өзмәде һәм алар өчен төрле чаралар оештырып килде. Әлеге матур традиция моннан соң да дәвам итәр дигән теләктә кала «Факел» клубы хезмәткәрләре. 

Фирүзә Гатиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев